Тормыш җилләре
← К каналу

Миләүшә Төхфәтуллина: Сагынам мин гомеремнең бала-чагын

Сагынам мин гомеремнең бала-чагын
Авыл өйләренең 🏡шау- гөр килеп торган чагын.
Иртәләрен әниемнең ❤️уятканын
Балам диеп кочып -сөеп яратканын.

Сагынам мин гомеремнең бала чагын
Сызылып кына алсу таңнар аткан чагын.
Яланаяк чирәмнәрдә чапкан чакны,
Урамнардан гөрләвекләр аккан чакны.

Сагынамын гомеремнең бала чагын
Әти-әни,әби, туганнарым бергә чагын
Туып үскән нигеземнең ямьле чагын🏡
Эх, син язмыш ,кая калды мондый чагым?!!

Сагынамын иртән көтү китүләрен🐄
Урам тутырып кичен өйгә кайтуларын.
Яшь кызларның көянтәле чиләк асып
Безнең очтан чишмә суы ташуларын.

Сагынам мин гомеремнең бала чагын
Морҗалардан кара төтен чыккан чагын.
Бозга туңган бияләйнең мич кырында ❄️
Таң атканчы кибеп, хәтта, көйгән чагын.

Сагынам мин телефонсыз📲балачакны
Ул самими,ул хыялый бала чакны.
Бергәләшеп зур табында сөт- катыкка
Бәрәңгене манып- манып ашаган чакны.

Сагынам мин таудан чана шуган чакны
Кар❄️атышып, сугышып канга баткан чакны
Әниләрнең ни булса да ,безнең өчен
Һәрвакытта күңелләре тыныч чакны.

Сагынам мин гомеремнең балачагын
Басуларда бәрәңгеләр алган чагын
Көл өстендә тәгәрәп пешкән бәрәңгенең
Һичкайчан да авызымнан китмәс тәмен.

Сагынам мин чөгендерле басуларны
Ничек эшләп чыгыйм?,-диеп ярсуларны?!!!
Юк чөгендер, юк бәрәңге, юк балачак
Ә алар бит йөрәгемдә гел калачак!!!
Син гүзәл дә, син гади дә , эх, балачак!!!

Миләүшә ТӨХФӘТУЛЛИНА шигыре
← Предыдущий пост Һичшиксез факт: Кеше чынбарлыкта теләге булган барлык әйберләргә вакыт таба ала. Следующий пост → Авырлыклар файдага гына. Чын мәгънә дә синең өчен нәрсә мөһим - икәнен аңларга …
Другие главы канала «Тормыш җилләре»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 06.05.2026
Күп нәрсәгә исем китми хәзер- Дөнья үзе шулай өйрәтте. Ялкыннарга салып яндырды …
👁 1 641 просмотров
Глава от 23.04.2026
Рәмзиянең бөтен уңышсызлыклары һәм мәшәкатьләре Халидәгә дә тәэсир итте. Әтисе а…
👁 2 377 просмотров
Глава от 23.04.2026
Халидә һәм Рәмзия бертуганнар. Халидә – гаиләдә олы бала, әнисе кызы. Ә Рәмзия б…
👁 2 243 просмотров
Глава от 20.04.2026
Йөгән салып юк-бар уйларыма, Мин бүгеннән камыт кидерәм Тынгысызлап торган шөбһә…
👁 2 905 просмотров
Глава от 20.04.2026
Күңелегез түрләренә Кояш элегез! Якты мизгелләрдән торсын Туар көнегез! Шау-гөр…
👁 2 903 просмотров
Глава от 10.04.2026
Сердэш. ХАКСЫЗ КАГЫЛМА КЕШЕ КУҢЕЛЕНӘ, КӨЧЛӘП АЛМА АНЫҢ СЕРЛӘРЕН. ТЕЛ ЧАРЛАУЧЫ,Г…
👁 3 832 просмотров
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
🔍
Архив всех постов Макс
Поиск по тексту среди 6,369,839 постов из 199,541 каналов. Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 7 дней доступа
далее 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
или войти, если уже есть аккаунт

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки с днем рождения
Открытки с днем рождения
👥 338 857 · -2 286/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 274 729 · +3 849/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Реклама: https://clck.ru/3RcH8U Мария https://clck.ru/3QrWzS Кристина
👥 244 040 · +4 737/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 209 872 · +3 025/7д
@mari_llokel
Марьяна Локель
Хей! Это Марьяна Локель! Добро пожаловать в мой официальный канал в MAX!
👥 202 082 · -2 044/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 184 778 · +1 318/7д

Популярные посты канала «Тормыш җилләре»

Тормышның тискәре якларын күрмәсәң, яшәве җиңелрәк. Тормышны, язмышны катлауландырмыйча, бар булганнан кәнәгать булып яшәргә тырышырга кирәк…
👁 11 856 просмотров
ҮЗЕҢ ГЕНӘ БЕЛ. Әгәр үзе чыгып сөйләмәсә, Ничек икәнлеген тормышы. Бер кем аны белә алмас иде, Ничеклеген аның торышы. Синең тормыш-…
👁 11 532 просмотров
Ә кичен үк аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “Очрашыйк, сөйләшик”, - диде. Ләкин Рәмилә фотолар алыш…
👁 11 220 просмотров
Бала үскән саен җитдиләнә барганын бар гаилә әгъзалары да күреп-сизенеп торды. Араларында аеруча сизгер әнкәләре Галия апа, кызы белән кияве…
👁 11 071 просмотров
карамый, үзгәртә, башкасы я язмышын яңадан язарга батырчылык итми, я теләми. - Дөрес, Рәмзилә. Ләкин язмышка уфтанып утыра алмыйсың. Гомер б…
👁 10 989 просмотров
гаҗәп, кузгалып китү белән, бала Рәмиләгә сыенып, аның изүен ачкан пәлтәсе эченә кереп үк бетеп, тынып калды. -Язмышы белән күнде, ахры, - д…
👁 10 954 просмотров
Җиңелмичә, бирешмичә генә Үз юлыңнан атла, адашма Син уйлаганча гына да булмас Әзер әйбер көтмә, алдашма. Яшәп кал, яшьнәп кал, янып кал Си…
👁 10 925 просмотров
Гомергә онытылмас хисләр (хикәя) Кыш соңга калды быел. Иртән иртүк агачларга бәс кунганлыктан, алар ап-ак, ә җир йөзе әле кап-кара. Җирдә кө…
👁 10 776 просмотров
Ел артыннан ел узды. Зөлфиягә сигез яшь тулды. Зөбәйдә ире һәм ике улы белән туган нигезгә кайтты, бу вакытта Әминә апасы белән Зөлфия дә ал…
👁 10 508 просмотров
Мәхәббәтебез шунда гына чынлап чәчкә атты бугай. Бишенче курсны беткәндә гаиләсе белән дә таныштырды. Әти-әнисе дә якын күрделәр. Бигрәк тә …
👁 10 460 просмотров
Тудырган гына ана түгел... (хикәя) 1 Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып кайтып керде. - Әни, нәрсә ул балалар й…
👁 10 355 просмотров
- Алырдай бер кечкенә кызчык бар, ләкин мин аны алмаска киңәш итәр идем, авыру бала ул. - Ярый соң, мин аны терелтү өчен барын да эшләрмен, …
👁 10 209 просмотров
Зәринәнең дус кызы Айгөл белеме буенча психолог. Ничек кенә ярдәм итергә тырышмады ул ахирәтенә! "Син кечкенәдән үзеңне әтиеңә кирәкмәгән ба…
👁 10 166 просмотров
җитте. Артка юл юк икәнен әтисенең усал карашыннан аңлады, Зөлфия кечкенә сеңлесенең кулында йоклаган килеш калды. Кияүдәге яңа тормыш Зөб…
👁 10 133 просмотров
“Гафу ит, кызым! Гафу ит ит инде мине... Бүгенге акылларым булсамы? Минем дә, синең дә тормыш башкача булыр иде шул, – дип, юлга кузгала баш…
👁 10 117 просмотров
Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, хет аның янына кайтып сыеныр иде. Бер карасаң, бәлки әбисенең бу…
👁 10 076 просмотров
Яңа елның тәүге көне Аяк басты җиһанга. Ипләп кенә басып үтәм Яңа яуган карларга. Аа-ак карның бөртекләре Назлап куна битемә. Ак карлардай …
👁 10 017 просмотров
белән бүлешергә кирәк бит инде. Ничек итсә итте, түзде Зәринә, телефоннан хәбәр итмәде. Инде Ирек кайтырга санаулы гына көннәр калды. Кыз к…
👁 10 000 просмотров
Кешеләр дөреслекне ишетер өчен түгел, ә ялганны ишетер өчен сорау бирәләр!
👁 9 928 просмотров
Якынлашып килүче Яңа Ел белән! Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек ,озын гомер ,күтәренке кәеф,шатлыклы елмаю, куанычлы хәбәрләр ишетергә,…
👁 9 894 просмотров
🏷 Темы и теги
#татарские стихи #татарская поэзия #душевные тексты #татарский язык #поддержка и тепло #рассказы на татарском #Разное
📋 О канале Тормыш җилләре
Нинди генә җилләр исмәсен яныгызда терәк булырдай якыннарыгыз, җилдән саклап калырдай дусларыгыз булсын!😊🙏🌺

Төркемдә сез бик күп шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз. Рәхим итегез🤗
📊 Аналитика канала «Тормыш җилләре» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.