Ризык һәм байлык килсен өчен өстәмә гамәлләр: 1.
1. «Әл-Вакыйга» сүрәсе: Бу сүрәне һәр кич уку фәкыйрьлектән саклый.
2. Истигъфар (Аллаһтан гафу үтенү):
«Әстәгъфируллаһ» сүзен күп әйтү ризык ишекләрен ача. Коранда Нух сүрәсенең 10-12 аятләрендә истигъфар кылучыларга Аллаһның күктән яңгырлар яудырачагы, мал-мөлкәт һәм балалар белән ярдәм итәчәге әйтелә.
3. Садака бирү: Малдан садака чыгару байлыкны киметми, ә аны бәрәкәтле итә.