ТАССРНЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ГАЛИЯ МОТЫЙГУЛЛА КЫЗЫ КАЙБИЦКАЯНЫҢ ТУУЫНА 121 ЕЛ (1905-1993) Күренекле татар артисты, опера җырчысы, Галия Кайбицкая 1905 елның…
(1905-1993)
Күренекле татар артисты, опера җырчысы, Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Уральск шәһәрендә танылган дин эшлеклесе, педагог Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә дөньяга килә.Үз әти-әниләре мәдрәсәсендә белем ала. Сәнгатькә мәхәббәте балачак вакытыннан ук уяна.
Драма артисты буларак, сәхнә эшчәнлеге 1921 елда Уральск шәһәре татар театры труппасында башланып китә.
1932 елда Татар сәнгать техникумын вокал студиясен, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.
1923–1933 елларда Татар академия театры артистыбулып эшли.
Театрда хезмәт итү дәверендәтөрледән төрле образлар иҗат итә: Мөршидә, Сәрвәр, Мәйсәрә, Гөләндәм («Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» музыкаль драмалары, К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев), Гөлйөзем («Наёмщик», Т.Гыйззәт һәм С.Сәйдәшев) һ.б. Җиңел, йомшак тембрлы тавышка ия, сәхнәдә җитез, елгыр булуы, чибәрлеге белән тамашачының күңелен тиз яулый.
Бөек Ватан сугышы елларында Галия Кайбицкая зур концерт эшчәнлеге алып бара. Госпитальләрдә, хәрби частьларда чыгышлар ясый, сугыш барганурыннарда солдатларның сугышчан рухын күтәрүгә өлеш кертә.