1 өлеш.
2–3 яшьтән калган җуелмас хатирәләр... 😔
Озак уйланып йөрдем: бу хатирәләрне сезнең белән бүлешергәме, юкмы дип...
Чөнки бу гади генә балачак турында истәлекләр түгел. Бу — минем тормышым. Минем күңелемдә мәңгегә уелып калган вакыйгалар.
Күп нәрсәне хәтерләмим. Ул вакытта миңа нибары 2–3 яшь кенә булган. Әмма кайбер мизгелләр, ниндидер фотосурәт кебек, әле дә күз алдымда тора.
Иң беренче истә калган күренеш...
Җәй көне...
Мин әтиемнең җилкәсендә утырам. Өстемдә алсу төстәге итәк. Кояш кыздыра. Без каядыр барабыз.
Юлны хәтерлим...
Җилнең биткә бәрелгәнен хәтерлим...
Ә менә әтинең йөзе бөтенләй истә түгел...
Бу турыда уйлаган саен йөрәгем әрни. Кешенең иң кадерле кешесенең йөзе хәтердә калмавы нинди авыр икән...
Тагын бер җәй көне истә.
Олы апам полиэтилен пакеттан миңа костюм ясап бирде. Хәзер уйлыйм да, ул вакытта безнең өчен иң гади әйбер дә зур шатлык булган икән.
Әтиемнең йорты авыл читендә иде. Ә эшләгән урыны — пилорама — йорт каршысында гына.
Апа мине кулымнан тотып әтием янына алып китте.
Шушы костюмны күрсәтергә...
Бу мизгел дә күңелемдә мәңгегә калган.
Әни соңрак күп сөйли иде ул еллар турында.
«Эш юк иде... Ашарга юк иде... Кем ничек булдыра, шулай яшәде. Әтиеңә хезмәт хакы урынына тимер-томыр, кәстрүлләр бирәләр иде...»
Мин ул сүзләрнең мәгънәсен кечкенә чакта аңламадым.
Хәзер генә аңлыйм...
Нинди авыр заманнар булган.
Аннан соң хәтердә кыш...
Без — әни, мин һәм кечкенә сеңлем Оксана — хастаханәдә.
Озын ак коридорлар...
Дару исе...
Ак халатлы кешеләр...
Әни әйтә иде:
«Сез кечкенә чакта бик еш авырый идегез...»
Бер көнне әни янына кемнәрдер килде.
Танышлар идеме...
Туганнар идеме...
Хәтерләмим.
Алар нәрсәдер әйттеләр.
Әнинең йөзе үзгәрде.
Мин ул вакытта бернәрсә дә аңламадым.
Аннан соң хәтердә бары тик бер генә өзек калган...
Без мунчада идек.
Әбиләр белән җылынып утыра идек.
Нигәдер тышка чыктым.
Һәм күз кырые белән генә күреп калдым...
Күп кешеләр...
Тынлык...
Һәм кешеләр күтәреп алып чыккан әтине...
Ул вакытта мин аңламадым.
Минем өчен бу гади бер күренеш кенә булгандыр.
Ләкин нәкъ шул көннән башлап минем балачак бөтенләй икенче тормышка кереп киткән икән...
Бу әле башы гына булган...
Дәвамы киләсе өлештә булачак...