🩺💐 12 май — Бөтендөнья һәм Россия шәфкать туташлары көне!
Бу көн — ак халатлы шәфкать ияләренә ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагын бер матур мөмкинлек. Алар — табибларның ышанычлы ярдәмчеләре, авыруларга өмет, җылылык һәм шәфкать бүләк итүчеләр. Һәр көнне кешеләр сәламәтлеге өчен зур җаваплылык күтәргән шәфкать туташларының хезмәте сабырлык, көч һәм мәрхәмәтлелек таләп итә. 💙
Шул уңайдан, 12 май көнне иртәнге 7:00 сәгатьтә Актаныш радиосының туры эфир кунаклары — Актаныш үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары булачак. 🎙️📻
Профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан үзегезнең җылы теләкләрегезне һәм котлауларыгызны
📲 89506656000 (МАХ) номерына юллый аласыз.
📻 Актаныш радиосын 90.0 FM ешлыгында тыңларга онытмагыз!