Дата публикации
03.04.2026
3 апрель, 2 Б сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Энҗе Рафиковна сыйныфташлары Зиятдинов Салаватның әтисе чакыруы буенча, Завод Ныртыга юл тоттылар. "Зиятдинов Р.Г" фермер хуҗалыгың җитәкчесе Рифат Габделфәт улы кунакларны үзе каршы алды. Иң беренче эш итеп, укучылар, Салаватлар гаиләсе һәр балага алдан эшләтеп куйган сыерчык ояларын, туган якларына сагынып кайткан канатлы дусларыбыз өчен, агачларга беркетеп куюда катнаштылар. Сыйныф җитәкчеләре Загидуллина Э.Р. 1 апрель-Бөтендөнья кошлар көне буларак билгеләнеп үтүен аңлатып китте. Алга таба, укучылар хуҗалыкның сыерлар, бозаулар һәм сарыклар яшәгән торакларда булып, аларның яшәү шартлары белән таныштылар. Монда инде сыйныфташларының кызыксындырган сорауларына гимназиябезнең 2 Б сыйныфы укучысы Салават җавап бирде. Фермадан әйләнеп чыкканда укучыларны бәләкәй ат-"Пони" көтеп тора иде. Монсы инде үзе бер тамаша- һәр укучы понига утырып урам әйләнү бәхетенә иреште. Рәхмәтләр әйтеп, понины озаткач, хуҗалык җитәкчесе Зиятдинов Р.Г. төзелеш транспортлары булуын, күбесенең төрле төзелеш объектларында хезмәт куюын сөйләде. Эш сөяр гаилә яңа юнәлешне дә үзләтереп, Саба районы халкына "Салават" исеме белән сөт продуктлары җитештерә башлавы белән дә үзенчәлекле. Кызыклы да, файдалы да булган бу очрашуны оештырган Зиятдиновлар гаиләсенә рәхмәтләр әйтеп, киләчәккә уңышлар теләп, автобуска утырып кайтыр юлга кузгалганда төшке аш вакыты да җиткән иде. Экскурсиядә алган уй-кичерешләрне бер-берләре белән уртаклашып, сыйныфташлар "Кәеф бар" кафесында янә гөрләштеләр. Саубуллашканда да балалар :"Иң шәп көн бүген!" дип таралыштылар. Көннәребез гел шәп, балаларыбыз гел шат, илебез тыныч булсын!
Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации
🔍
Архив всех постов MAX
Поиск по тексту среди 2,983,776 постов
из 195,444 каналов.
Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 14 дней доступа
далее 490 ₽/мес 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
📋 О канале МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»