Зур югалту: вафат Мәсгут Имашев
95 яшендә актер, композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Артист, театр эшлеклесе. 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы Каен авылында туа. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында Татар академия театрында эшли. Соңыннан — Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры. Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б.
Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б.
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1984
РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре - 1999.