Сорау: Яулык бәйләмим, миңа ураза тотарга ярыймы?
Имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә:
«Яулыктан йөрмәсәгез дә, намазда булмасагыз да, ураза тота алу – зур бәхет, әлбәттә. Алаhы Тәгалә аны hәркемгә дә бирми. Ураза безнең заманга да иңдерелгән икән, без аны Аллаh ризалыгы өчен тотарга тиеш.
Кайберәүләр ураза тотучыга: «Син намазсыз, синең уразаң кабул булмый!» – диләр икән. Андый кешеләрне тыңламагыз. Уразаны да, намазны да кабул итүче – бер Аллаh!
Мәчетләрдә намаздан соң, кулларыбызны күтәреп, бер Алладан: «Йа, Раббым, укыган намазларыбызны кабул ит», – дип сорыйбыз».