Милли театр сәнгате зур югалту кичерә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле композитор һәм педагог Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат.
М.Г.Имашев – җырлары милләтебезнең рухи байлыгына әйләнгән, тарихта, милли сәнгатебезнең алтын фондында лаеклы урын алган олы шәхес.
Ул театрыбызда төрле елларда куелган А.Гыйләҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш» (1974), А.Балакаевның «Ана йөрәге» (1975), И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» (1976), А.Салынскийның «Зарыгып көткәнем» (1977), Р.Хәмиднең «Кайтыр идем» (1980), Г.Ахуновның «Кошның да үз оясы була» (1981), А.Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош» (1982, 2016), Р.Ханнановның «Имансызлар» (1991), Б.Рацер, В.Константиновның «Игълан буенча өйләнү» (1995), Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» (1996), И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» (2003), К.Тинчуринның «Назлы кияү» (2014), Ф.Яруллинның «Бер күрешү – үзе бер гомер» (2014) спектакльләренә затлы көйләр язды. Әлеге спектакльләрнең күбесе озын гомерле булды, озак еллар сәхнә тотты. Аның «Кыр казлары артыннан» җыры гына да артистларыбызга зур уңыш китерде, театрыбыз данын еракларга таратты.
Заманында Исламия Мәхмүтованың
«Мәсгут абыйның әлеге җыры мине күкләргә чөйде, халыкка танытты!»
диюе – моның ачык мисалы булып тора.
М.Г.Имашев – ул әле күпләргә канат куйган мөгаллим дә иде. Ул 1981 – 1997 елларда Казан театр училищесы белән дә җитәкчелек иткән чорда белем алган шәкертләре - бүген театрыбызның нигезен тәшкил итә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, легендар шәхес Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булу сәбәпле аның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.