Әнием миңа 48 яшь булганда китеп барды.
Сабыр иде әни... Минем дә әнинең күңелен калдыра, битенә оят китерә, кеше алдында баласы өчен кызарырырлык эш эшләгәнем булмады! Әнием минем белән горурланып яшәде😭
Әнинең кәефен бер карауда аңлый идем. Дөньяда иң курыкканым әнине үпкәләтү иде.
Сабырлык үрнәге иде җаныкаем. Бер рәхәт тә күрми китте дисәм, дөрес булмас. Балалары, оныклары өчен сөенеп яшәде. Кешегә авырлык китерүдән курка иде.
Ирен артыгы белән зурлап, олылап, буйсынып, килешеп яшәде... Шуны күреп үстек без дә. Кияү ни дияр диде гел...
Бездән бәхил бул, әнием 🤲 Рухың шат, гүрең якты булсын. Уздырган ашларыбыз, укткан догаларыбыз кабул булсын 🤲
#әнием