Детские воспоминания: как мать справилась с горем и одиночеством
2 өлеш. #АзмиеваБалачак
(перевод в комментариях)
Ул вакытта миңа нибары 3 яшь кенә була...
Ә сеңлем Оксанага әле 2 яшь тә тулмаган диярлек.
Әни сөйләгән саен шул көннәрне күз алдыма китерәм.
2002 елның декабре...
Урамда кышның иң салкын көннәре. Температура -40 градуска кадәр төшкән.
Әни әйтә иде:
— Шул суыклар аркасында әтиеңне җирләү дә озакка сузылды...
Мин ул вакытта бернәрсә дә аңламаганмын.
Кечкенә бала өчен «үлгән» дигән сүзнең мәгънәсе юк бит әле.
Тик хәзер, еллар үткәч, шул сүзләрнең авырлыгын йөрәгем белән тоям.
Күз алдыма китерәм...
Яшь кенә хатын.
Кулында өч кечкенә бала.
Акча юк.
Терәк булырдай ире юк.
Алда нәрсә көткәнен дә белми...
Әни бу турыда бик сирәк сөйли.
Ләкин сөйләгән саен күзләрендә шул вакыттагы авырлык күренә.
Мин бүген дә аңа сокланам.
Чөнки ул бирешмәгән.
Безне ташламаган.
Безнең өчен яшәгән.
Аллаһы Тәгалә әниемә сәламәтлек, бәхетле һәм озын гомер бирсен. 🤲🏻
Әле ул вакытта йортта мал-туар да булган.
Аларны карарга кирәк.
Безне ашатырга кирәк.
Йортны алып барырга кирәк.
Һәм боларның барысын да әни берүзе башкарган...
Әтине җирләгәннән соң күпме вакыт узгандыр — хәтерләмим.
Без һаман шул ук йортта яшәдек.
Ул йортның һәр почмагы әле дә күз алдымда.
Биек булмаган баскыч.
Чолан.
Аннан өйгә керәсең.
Турыда — аш бүлмәсе.
Сул якта — зал.
Зал аша керсәң, кечкенә генә бүлмә.
Бер кичне урамда инде караңгы төшкән иде.
Әни нигәдер тышка чыгып китте.
Без Оксана белән шул кечкенә бүлмәдә генә калдык.
Нигәдер күңелем тәрәзәгә карарга кушты.
Башымны күтәрдем...
Һәм кинәт йөрәгем жу итеп китте...
Тәрәзәнең тышкы ягында зур ир-ат гәүдәсе басып тора иде.
Йөзен хәтерләмим.
Киемен дә хәтерләмим.
Тик шул кара шәүлә генә истә калган.
Аннан соң нәрсә булганын бөтенләй хәтерләмим.
Бәлки курыкканмындыр.
Бәлки әни килеп кергәндер.
Бәлки бөтенләй төш кенә булгандыр...
Бүген дә бу сорауга җавап таба алмыйм.
Безнең өй авыл читендә иде.
Ерак түгел генә елга ага.
Әни көянтә белән көн саен шуннан су ташый иде.
Чүплек тә якында булганга, җәйләрен өй тирәсендә еланнар күренә иде.
Кайчак хәтта баздан да чыгып киләләр иде.
Бер көнне аш бүлмәсе тәрәзәсе каршындагы абзар түбәсенә бер кош килеп кунды.
Ул бик озак сайрады.
Әни безгә карап елмайды да....
Дәвамы 3 өзектә булыр.
1 өлешне шуны хештегка #АзмиеваБалачак бассагыз укый аласыз яисә шушы сылтама аша https://max.ru/Azmievam/AZ8HuneOTVk