Пост канала «АЗМИЕВА МИЛЯУША» от 02.07.2026
3 өлеш. #АзмиеваБалачак
(перевод в комментариях)
Әни безгә карап елмайды да:
— Бу әтиегездер... Кош булып килеп, сезне карап йөри... — диде.
Без, кечкенә балалар, моңа чын күңелдән ышандык. Йөгереп тышка чыктык.
Башыбызны күтәреп, шул кошның сайравын озак тыңлап тордык.
Безгә ул чакта чынлап та әти безнең янда кебек тоелды...
Тик тормыш безгә әле тагын да авыррак сынаулар әзерләп куйган икән... Күп тә үтмәде, безнең тормышта тагын бер кеше барлыкка килде.Башта ул яхшы булып күренде...
Ә соңрак безнең балачакның иң куркыныч еллары башланды... Әти киткәннән соң күп тә үтмәде, әнинең тормышында икенче кеше барлыкка килде.Бәлки ул вакытта әнигә терәк кирәк булгандыр...Бәлки безнең өчен генә түзгәндер...
Бүген мин аны берничек тә гаепли алмыйм.Ул яшь иде. Өч кечкенә бала белән ялгызы калды. Ул безгә әти булырдай кеше эзләгәндер. Тик тормыш бөтенләй башкача килеп чыкты...
Башта барысы да әйбәт кебек тоелгандыр.Ә аннан соң... Өйдә тавышлар ешайды.Үги әти эчеп кайта башлады.
Башта сүз белән рәнҗетте.
Аннары кул күтәрә башлады.
Мин ул вакытта бик кечкенә идем.
Күп нәрсәне аңламый идем.
Ләкин бер нәрсәне бик яхшы хәтерлим...
Әнинең күз яшьләрен.
Аның безне артына яшереп басканын.
Һәм безнең куркудан бер сүз дә әйтә алмый торуыбызны.
Без һәр кичне аның нинди кәеф белән кайтуын көтеп яши идек.
Ишек ачылган тавыш ишетелсә, йөрәкләр жу итеп куя иде.
«Бүген тыныч булырмы икән?..»
«Әллә тагын кычкырырмы?..»
«Әллә тагын әнине кыйнармы?..»
Бу сораулар безнең өчен гадәтигә әйләнде.
Кайчак өйдән чыгып качарга туры килә иде.Кышын да...Җәен дә... Кая туры килә — шунда кереп утыра идек.
Кеше абзарларында.Кеше мунчаларында.
Кайчак төнне шунда үткәргән чакларыбыз да булды.
Әни әле дә әйтә:
— Ул эчеп кайтырга тиеш булган көннәрдә, алдан ук кайсы йорттан төтен чыкканын карый идем. Кем мунча яккан икән, дип күзәтә идем. Балалар белән кирәк булса, шунда качып кунарбыз дип уйлый идем...
Бу сүзләрне ишеткән саен йөрәк кысыла.
Чөнки ул вакытта безнең өчен иң зур бәхет — җылы мунча табу булган.
Кайчак бөтенләй күрше авылга Күнгәккә чыгып китә идек.
Урман аша туры юл белән 18 чакрым.
Хәзер машина белән дә ул ара ерак кебек.Ә ул вакытта без аны җәяү үтә идек...Мин кечкенә. Оксана тагын да кечерәк.
Әни кулында тагын бер сабый...
Бүген бу юлны күз алдыма китерсәм дә, тәннәрем чымырдап китә.
Ләкин күпме генә качсак та...
Үги әти безне эзләп таба иде.
Кайчак төнлә үк мотоцикл белән килеп җитә.Елый.Гафу үтенә. «Үзгәрәм...» — ди.
«Бүтән алай булмый...» — ди. Әни ышана...
Чөнки аның дүрт баласы бар.
Башка барыр җире дә, таяныр кешесе дә юк.Һәм без яңадан кире кайта идек...
Мин инде беренче сыйныфка укырга кергән идем.Оксана балалар бакчасына йөри башлады. Шул арада безнең кечкенә сеңлебез Лилия дә дөньяга килде.Бәлки хәзер барысы да яхшырыр...
Бәлки барысы да үзгәрер...
Дип өметләнгәндер әни.
Ләкин бер февраль киче безнең тормышны тагын бер кат астын-өскә әйләндерде.Ул көнне без үги әтинең әнисе — картыйда идек.
Үз оныклары булмасак та, ул безне һәрвакыт үз балалары кебек каршы ала иде.
Кич белән үги әти исереп килеп керде.
Ишек ачылган тавыштан ук барыбыз да куркып калдык.
Берничә секунд эчендә өйдә кычкырышу башланды.
Без күрше бүлмәдә тын да алмыйча утыра идек.
Картый да араларына керергә курыкты.
Чөнки ул үзе дә аның холкын яхшы белә иде...
Берникадәр вакыттан соң өйдә тынлык урнашты.
Үги әти чыгып киткән...
Без инде барысы да бетте дип уйлаган идек.
Ләкин күп тә үтмәде...
Ишек шакыдылар.
Күрше, сулышы кабып, өйгә йөгереп килеп керде.
Аның әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырый...
— Тизрәк чыгыгыз... Сезнең йорт яна...
Шул мизгелдән соң тормышыбыз бөтенләй икенче якка борылды...
Дәвамы бар...
1,2 өлешне шуны хештегка #АзмиеваБалачак бассагыз укый аласыз яисә шушы сылтамалар аша
1️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8HuneOTVk
2️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8ZAxYnBTQ