9 Май -"Җиңү көне".
7 май көнне, "Катнаш төрдәге 6 санлы балалар бакчасында" Бөек Җиңү көненә багышланган чара узды. Әлеге чараны тәрбиячеләребез Ганиева Ләйсән Мәгьсүм кызы һәм Салихзянова Алсу Фәвәсим кызы җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек логопед һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уздырды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне ныгыту, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, максатыннан әзерләнгән иде. Чара программасы Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Чара ахырында физкультура буенча белем бирүче Шайхутдинова Роза Фаиз кызы тарафыннан балаларның җитезлекләрен, тапкырлыкларын төрле эстафета уеннары аша тикшерделәр. Бәйрәм балаларның "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән матур ноктада тәмамланды.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Хәбәрчебез Башарова Айзиля Айнур кызы.