Герман җирләрендә хәрби хезмәт юлын узган яугирләр группасы, Бөек Җиңу парадыннан соң, Кәзкәй авылына, автомашиналар сафы булып, юл алдылар.
Анда, куптән түгел үз төркемнәрендә булган, вакытсыз бакыйлыкка кучкэн төркемдәшләрең каберләренә зират кылдылар, һәм "Ветеран ГСВГ" истәлек ташларын урнаштырдылар. Алар Курбанов Идрис Миркасыйм улы һәм Хабетдинов Радик Салихҗан улы.
Зиратка мәрхумнәрнен якыннары, тормыш иптәшләре, балалары, туганнары да килгән иде. Егетләрнең якты истәлекләрен барлап чыгышлар ясалды, бергә хезмәт иткән полкташлары хәтирәләрне яңарттылар. Хәрби хезмәт юлыннан соң, бергә хезмэт юлын узган дуслары да сузсез калмады.
Эчке эшлэр булеге ветераннар Советы рәисе Васил ага Вахитов, Идрис Миркасыйм улы бн узган хезмэт юлын, анын тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген, аеруча билгеләп узды.
Очрашунын азагында авыл мулласы Рәсим хәзрәт белән, әрвахларга атап корһән аятләрен тыңлап, бергәләп дога кылынды.
ГСВГ төркеменең шундый бердәм, бергә булуы аларның бар кылган гамәлләреннән күренә. Алар тарафыннан, бугенге көндә яу кырында булган якташларыбызга карата да зур гуманитар ярдәм чаралары да курсәтелә.
Уңышлар Сезгә яугирләр!