хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы.
====================
XXXV ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН»
Тугызынче көн
1906 елның 17 апрелендә Басыйров Кәшфи (Кәшшаф Хәбир улы Басыйров) 120 яшь тула. Язучы, тәрҗемәче. Мәтәвбаш авылы, хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы. Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлаганнан соң (1927) укыта. 1934-1942 елларда Татарстан Дәүләт нәшрияты мөхәррире. Бөек Ватан сугышында катнаша, фронтта һәлак була. Беренче хикәяләрен 1925 елда «Белем», «Безнең юл», «әдәбият Советы», «Азат хатын» журналларында бастыра. Сайланма хикәяләр җыентыгы» танышлар 1958 елда Казанда басылып чыга.
М.Ю.Лермонтовның «Герой нашего времени» (1937), к.г. Паустовскийның «Колхида» (1938) әсәрләрен, А. п. Чехов хикәяләрен (1940), Н. В. Гогольнең «Мертвые души» поэмаларын (1947 елда басылып чыга), шулай ук в. п. Катаев, А. Серафимович, в. г. Короленко әсәрләрен тәрҗемә итүләре белән билгеле.
#әдәбимарафон
#әдәбимарафон2026
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ГабдуллаТукай
#Китап–Татарская энциклопедия: В 5 т. / Гл.ред. М.Х. Хасанов, отв.ред. Г.С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т. 1: А-В. – С. 310
Источник: ©Саузбашевская-Модельная-Сельская Библиотека