...
=======================
📢💥🎬Иске Калмаш авылының урам исемнәре һәм халык телендә йөрегән атамалары. 🪗✨🎊
Хөрмәтле якташлар! Авылыбызның 780 еллык бәйрәменең тулы эчтәлеген куюны дәвам итәбез.
Иске Калмаш авылының урам исемнәре һәм халык телендә йөрегән атамалары.
Хәзерге Революционная урамы ике урамны эченә ала: Кәшәк (кечкенә Кәшәк елгасы исеменнән), Кәшәк елгасы Калмаш елгасына килеп кушыла, Пимокатная, «пима» сүзеннән, чөнки бу урамда бик күп гаиләләр пима басканнар- Хаҗиевлар, Аллаяровлар, Кавыевлар. Иң беренче йортта Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Әхмәт Корбанов яшәгән, авылдашы Сакаев Зиннәт белән пленда булып, аннан качып котылалар. Әхмәт Корбанов авыр сугыш елларында, сугыштан соң заготовитель булып эшли. 10 йортның –тугызында Бөек Ватан сугышында катнашучылар яши иде. Берсе - Бакиев Нуретдин сугыштан кайтмый.
1928-31 елларда авылда беренче колхозлар оеша: «Навил» (наследники В.И. Ленина), «Берлек». «Берлек» яки бердәмлек, беренче. Навил һәм Берлек урамнары беренче колхозлар исеменнән. Хәзерге вакытта бу озын урам беренче космонавт Гагарин исемен йөртә.
Революционная урамының артында Кәшәк буасы була торган иде. Ә шушындагы урамны РТС дип әле дә йөретәбез. Ни өчен шулай?
30 еллар башында яңа гына барлыкка килгән колхозларга техника белән ярдәм итү максатында машина - трактор станцияләре оеша башлый. Чәрмәсән буе авылларындагы колхозлар өчен безнең авылда ул 1932 елда Кәшәк елгасы буенда барлыкка килә һәм 35 колхозны хезмәтләндерә. Зур төзелешләр башлана. Бу урын республикада иң матур эшчеләр бистәсенә әйләнә. Эшчеләр өчен йортлар, 50 кешене тукландырырлык ашханә, икмәк пешерү цехы, кибет, медпункт, клуб салына. Башкорт драма театры артисларының чыгышларын олырак яшьтәгеләр хәтерлиләрдер әле. МТС эшчеләрен коммунистик рухта тәрбияләү өчен политбүлек ачыла. Чакмагыш районының “Ярышка” гәзите иң элек Иске Калмаштагы МТС политбүлеге каршында чыгарыла.
Хәзер бу урам белүегезчә Тукай урамы.
Аргы яктан фән докторы Гаделгәрәй Хаҗиев, укытучы, Бөек Ватан сугышы вакытында 9нчы һава-десант дивизиясенең 23 укчы полкында десантчылар батальонына җитәкчелек иткән, 1-2 дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган, хәрби Хаҗиев Нурдәүләт, Башкортостанның атказанган агрономы Назыйф Бакиев, техник фәннәр кандидаты Данис Гайсин, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Рамил Хаҗиев, шагыйрә Резеда Шакирова, биология фәннәре кандидаты Алсу Фахретдинова (Абдуллина), авылын бервакытта да онытмаган нефтьче Радим Исхаков, мәктәп балаларын гына түгел, бәлки бөтен авыл халкын милли рухта тәрбияләүгә күп көч салган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәрям һәм Хая Латыповалар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, врачлар, нефтьчеләр, укытучылар, хәрби кешеләр чыккан.
Калмаш елгасының каршы як ярында, 17 нче гасыр ахырында , авылның бүгенге үзәге формалаша башлый.
Иске Калмашның бирге ягының барлыкка килүе Пенза губернасыннан төмән татарларының күченеп килүе белән бәйле. 1861 елда волость үзәге формалаша. Шунда ук волость администрациясе, җәмәгать биналары, земство мәктәбе урнаша. Урамның Аръякка чыга торган яңа күпергә алып бара торган юл чатында Икенче мәхәллә төзелә.
Елганың сул ягына яки Төмән ягына тукталыйк. Күпердән чыккач та Г- формасында Мир урамы. Элек бу урамнар Күпер төбе һәм Нижегородка дип атала иде. Чөнки язгы ташкын вакытында су баса иде.
1922 елга кадәр Иске Калмаш Уфа губернасы Бәләбәй кантоны волость үзәге булып торган. Шушы урамда элеккеге колхоз идарәсе бинасында авыл советы администрациясе урнашкан. 1967 елда авыл мәдәният йорты төзелә. Мәдәният йорты каршында 1968 елда Ленин һәйкәле ачыла. Шушы ук урамда 1975 елда Җиңү Паркына нигез салына. Төмән ягындагы иң озын урам да Ленин исемен йөретә.
Мира урамына перпендикуляр урам - Магазин урамы (Кашайлар урамы дип тә йөрткәннәр), хәзерге Советская. Шушы урамда беренче урта мәктәп, клуб, май заводы, ике этаҗлы кибет төзелә.