Узган гасырның 80нче елларында торак төзүнең яңа формасы - молодежные жилищные кооперативы (МЖК) тарала.
Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлының уң ягында 1990 елларда барлыкка килгән яңа микрорайон: 55 лет Победы, Карам Гайсин, 20 яшьлек егет, беренче һәм икенче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, 1945 нең 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашкан. Ирек Шакиров исемен йөреткән урам. Ирек Шакиров - герой-интернационалист, афганистан җирендә батырларча һәлак була, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Нефтяниклар урамы узган гасырның 60нчы елларында нефть кудыру станциясе төзелгән вакытта барлыкка килгән (ул вакыттагы начальник Шамил Нурмухаметовның өлеше бик зур (1961-1971еллар).
Иң элек бараклар, балалар бакчасы (1968 ел), клуб, башлангыч мәктәп, аннары ике этажлы йортлар , сигезеллык мәктәп төзелә.
20 нче гасырның 70 нче елларыннан хөкүмәт авыл җиренә белгечләрне җәлеп итү максатыннан йортлар төзү өчен средство бүлә. Бу яңа урамда укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләренә йортлар төзелә. Урам беренче укытучылар хөрмәтенә Нәгыймә һәм Акрам Галимовлар исемен йөретә.
Галимова Нагима 1955 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Акрам Галимов «Болгар» колхозын, 2014 елда беренче китапханә оештыручы. Хезмәтләре өчен Хезмәт кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Галимовлар урамының билгеле шәхесләре: Гайниәхмәтов Мәгруф- 1971 елда Иске Калмаш участок хастәхәнәсенә баш табиб итеп тәгаенләнә, 1986 елга кадәр шушы вазифаны башкара. Мустафин Данил Мөхәммәт улы- Таскаклыда туып, Чакмагыш урта мәктәбеннән соң Уфада укып Иске Калмашка эшкә кайтып, 1986 елдан баш табиб, врач-терапевт булып Иске Калмаш авыл халкына хыянәт итмичә гомеренең соңгы көннәренә чаклы сафта булды. Агроном Сухов Нәгыйм, колхоз рәисе Тәлгат Локмановлар.
Октябрьская урамы авылның уң ягында оешкан беренче колхоз исемен йөретә (бу урамның бер өлеше халык телендә Кавказ урамы дип тә атала, чөнки бу урам Кавказ авылы кешеләре күченеп килгәч барлыкка килә).
Авыл үсә, зурая. Соңгы елларда янә яңа урамнар барлыкка килә:Новая, Садовая, Солнечная, Восточная.
Һәрбер урамның исеме тарих саклый, турыдын туры тарих белән бәйле.
Әйе, кеше күңеле өчен туган як кирәк, чөнки туган як – яшәргә көч, илһам бирүче. Шуңа да күпләр гаилә корып, туган авылга төпләнеп, йортлар салып, яисә туган нигезне яңартып, тергезеп яшиләр. Кашаев Радим, Халиков Рәфис, Кудашев Редик һәм Айнур, Тимашев Фидус, Акчурин Илдус, Гайсин Раил, Булатов Рамил, Кашаев Марс, Насыров Илгиз, Мигранов Илдар, Макулов Фларит, Нуретдинов Руслан, Вадим, Тимур, Гыйләҗев Ирек, Гиззатуллин Алмаз, Макулов Айнур һәм башкалар. Йорт салулар бүген дә дәвам итә. Гөлгә-чәчкәгә күмеп матур итеп дөнья көтәләр.
Наше село расположено по обеим сторонам речки Калмашка (отсюда и его название), левого притока реки Чермасан, впадающая в реку Белую и встречает своих гостей своим современным обустройством. Именно с этой левобережной части берет начало история села Старокалмашево и на этой территории возникли первые колхозы «Навил» (наследники В.И. Ленина), «Берлек», «Болгар».
До 30-х годов прошлого столетия в этой части села были весьма интересные улицы: и они имели названия (неофициальные): улица Кәщәк (по названию маленькой речки Кәшәк, которая впадает в реку Калмаш), Пимокатная, ныне эти улицы носят название Революционная, Навил и Берлек по названию колхозов, ныне улица Гагарина.
Пимокатная от слова «пима», т.е. валенки, так как на этой улице было много семей, которые валяли валенки. Это братья Хазиевы - Гаделян, Калям-дар, Багданур, Хазиев Загит, Шакиров Флюр, Кабиров Шайхулла. И многие из них являются участниками нескольких воин. На этой части села живут потомки Шарафутдина Галикеева, указного муллы