https://vk.ru/wall-56108351_589487
Читать далее →
Фото клуба Белебеевского УПП, игра в домино, 3сл. Григорьев Н.
Период создания:1970 г.
Местонахождение
Муниципальное бюджетное учреждение "Музей истории Башкирской организа…
Читать далее →
Бу елларда Ырынбур шәһәрендә бер генә милли – мәдәни чара да Мәдинә Рәхимкулова катнашлыгыннан башка үтми диярлек.
Бу елларда Ырынбур шәһәрендә бер генә милли – мәдәни чара да Мәдинә Рәхимкулова катнашлыгыннан башка үтми диярлек. Шәһәр татарларының милли мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында Мәдинә салган хезмәт аерым зур урын тота. Ул биредәге өлкә телевидениесендә һәм радиосында татарча тапшырулар, Хөсәен Ямашев исемендәге татар-башкорт шәһәр китапханәсен ачуда, Ырынбур педагогия көллиятендә татар-башкорт, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү төркемнәрен оештыруда башлап йөри һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итә. Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдмәнд-Рәмиевләр һәм Хөсәеновлар турында бөртекләп мәгълүмат җыя. Җыйган, алтын бөртегедәй кыйммәтле хәбәр – мәгълүмат һәм язмаларны ерым китап итеп туплый. Аннары нәшер итә. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Рәхимкулова – берничә гыйльми хезмәт яза, фәнни-публицистикага зур игътибар бирә. Утызга якын китап авторы. Ул фәнни тикшеренүләрне динни өйрәнүләр белән беррәттән алып бара.
Мәдинәдә Рәхимкуловада күренекле милләтпәрвәрләр исемен халыкка җиткерү нияте шулкадәр көчле була. Ул үз акчасына югарыда санап үткән шәхесләр яшәгән йортларга таштакталар куйдырта һәм уку йортларының татар бүлекләрендә укучыларга аерым стипендияләр түли.
1994 елда Мәдинә Рәхимкулова Санкт – Петербурга күчә. Авырып киткәч, аны кызы Диләрә бирегә үз янына алган. Төньяк башкалада да Мәдинә Фәтхи кызы җәмәгать эшендә актив катнаша. «Нур-Свет» газетасының элеккеге баш мөхәррире Әлфинора Гафурова исән чагында, Рәхимкулова газетага даими мәкаләләр язды, дип искә алган иде. Шушы ук газетаның ул вакыттагы фотохәбәрчесе Мөнирә Моратова, Мәдинә Рәхимкулова билгеле татарлар турында вакытлы матбугатта чыккан язмаларны җыя иде, дип искә алды. Бу хакта мин “Татар – Информ” хәбәрчесе буларак, Казанга язган идем.
Мәдинә Рәхимкулова чит илләрдә яшәүче күренекле милләттәшләр белән дә аралашып яши. Мәсәлән аның Төркиядә яшәүче Зәки Вәлиди кызы Исәнбикә Тоган белән якыннан таныш булуы һәм хәбәрләшеп торуы билгеле.
Мәдинә Рәхимкулова 87 яшендә 2004 елның 15 февралендә Петербургта вафат булган. Шәһәр зыяратының мөселман өлешендә җирләнгән.
Зәрия ХӘСӘНОВА, Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Marat Sultanguzin
Масштабный марафон здоровья «ПУТЬ К ДОЛГОЛЕТИЮ»
30 июля 2026 года в Центральном дворце культуры г. Белебей состоялось яркое и значимое событие — масштабное мероприятие марафона …
Читать далее →
В Белебее проходит «Марафон здоровья». В нем участвуют представители учреждений здравоохранения Октябрьского медицинского округа. Их главная цель — поделиться опытом в профилактике…
Читать далее →