Түтәлдә килеш, кишерне алганчы сабагын кисәргә ярыймы?
Ни өчен шулай була һәм нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин: беренчедән туклану балансы бозыла. Кишер яфрактан туклана. Ул зур һәм татлы үссен өчен яфрактагы глюкоза, фруктоза беренче чиратта тамыр ризыгына җибәрелә. Әгәр яфракларын киссәгез, сез кишерне тукланудан мәхрүм итәсез — ул барлык ресурсларын яшел массаны торгызуга юнәлтергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кишеренең үсеше туктый, кишер тәмсез булырга мөмкин.
Аннан соң сабагын кискәч кишер исе катырак чыга һәм ул кишер чебенен җәлеп итә. Алар тамыр ризыгына якын җиргә йомырка сала һәм чыккан личинкалары чыгып кишерне ашый башлыйлар.
Искәрмәләр бармы?
Әйе, ләкин алар сирәк. Кайвакыт өлешчә кисү урынлы була:
Әгәр кишер яфраклары саргая башласа яки корыса — бары тик корыган һәм сары яфракларны гына алыгыз, яшел яфракларны калдырыгыз.
Авыру яки бөҗәкләр билгеләре булса — зарарланган яфракларны кисегез ( аларны компостка салмагыз).
Әгәр яфраклары бик куе булса, бер-берсенә комачаулый икән — озын яфракларны якынча өчтән бер өлешкә кыскартырга мөмкин, ләкин тамырдан кисәргә ярамый. Гомуми кагыйдә: яфрак массасының кимендә 70% калырга тиеш.
Киңәш шул: уңыш җыюга кадәр сәламәт яфракларны кисмәскә тырышыгыз. Әгәр яфраклар күпләп сарыга әйләнә яки аларда таплар барлыкка килә икән — андый вакытта гына санитар кисү кирәк. Ә бик куе булса сирәкләү яхшырак.
http://max.ru/channel_bakcha