Кышка каплар алдыннан виноградны һичшиксез эшкәртергә кирәк, бу гөмбәчек спораларын һәм корткычларның кышлау стадияләрен юк итәргә ярдәм итә.
Нәрсә белән эшкәртергә?
Гөмбәчек авыруларына каршы (фунгицидлар):
Тимер купоросы (3–5% эремә). Оидиумга, кара таплылыкка, цитоспорозга, мүк һәм лишайникларга каршы нәтиҗәле. Өстәмә рәвештә тимер белән туендыра һәм кышка чыдамлыгын арттыра. Яшь үсемлекләр өчен концентрацияне 1%-ка кадәр киметәләр, ә бик нык авырган куаклар өчен — 5%-ка кадәр арттыралар.
Бакыр купоросы (3–5% эремә). Бу куак астындагы туфракны зарарсызландыру өчен дә кулланыла. Милдью, оидиум, антракноз белән көрәшә.
Бордо сыекчасы (3%). Милдьюдан һәм соры черектән саклау өчен универсаль препарат. Эшкәртүне кискәннән соң ук үткәрәләр.
Бакыр хлорокисе нигезендәге препаратлар («Хом», «Оксихом», «Хомоксил», «Ордан», «Абига-Пик»). Купорос төрләренә альтернатива.
Системлы фунгицидлар («Скор», «Топаз», «Хорус»). Авыруларның ачык билгеләре булганда (мәсәлән, оидиум яки милдью) кулланыла.
Корткычларга каршы (инсектицидлар):
Контактлы инсектицидлар («Фуфанон», «Карбофос»). Әгәр җәй көне тлә, листоверткалар, талпаннар күренгән булса кулланыла.
Майлы препаратлар («30 плюс») - плёнка ясыйлар, бу исә корткычларның личинкалары белән йомыркаларының сулыш алуын туктата.
Биопрепаратлар («Фитоверм», «Битоксибациллин»). Тик җылы көздә генә (температура +10 °C-тан югары булганда) гусеницалар һәм тләләргә каршы көрәшү өчен кулланыла.
Эшкәртүнең мөһим кагыйдәләре
Барлык яфракларны, кипкән җиләкләрне («мумияләрне») һәм башка үсемлек калдыкларын җыеп яндырыгыз — гөмбәчек споралары һәм корткыч личинкалары нәкъ менә шуларда кышлый. Эшкәртүне ботакларны кискәннән соң һәм яфраклар коелгач, каплар алдыннан, 3–5 көн кала, башкарырга кирәк.
Коры, җилсез һавада һәм температура +5 °C-тан югары булганда эшкәртегез. Иртәнге якта башкару хәерле, шулай итеп кичкә кадәр сеңеп өлгерер. Үсемлекнең буыннарына, кайрыдагы ярыкларына тими калмасын.
Төп тирәсендәге туфракны да эшкәртегез.
Яшь үсемлекләр өчен химик препаратларның концентрациясен ике тапкыр киметегез.
Әгәр сезон дәвамында билгеле бер химик класстагы фунгицидлар кулланылган булса, көзен башка препаратлар кулланыгыз.
https://max.ru/channel_bakcha