Мәктәбебездә Туган тел атналыгы һәм Тукайның 140 еллыгы📚 Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә Туган тел атналыгы дәвам итә.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә Туган тел атналыгы дәвам итә. Бу көннәрдә укучыларыбыз шагыйрьнең тормыш юлы һәм бай иҗаты белән якыннан таныша.
Атналык кысаларында төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе – озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре тарафыннан үткәрелгән «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән матур чара. Бу чарада укучылар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алды.
Чарада Тукай әкиятләре геройлары «терелеп» укучыларга төрле биремнәр һәм уеннар тәкъдим итте. Балалар шагыйрьнең моңлы шигырьләрен сөйләп, аның әсәрләренә булган мәхәббәтләрен күрсәтте.
«Без Тукай оныклары» чарасы бик матур, эчтәлекле һәм рухландыргыч үтте. Укучылар зур кызыксыну белән актив катнашты. Туган телебезгә һәм бөек шагыйребез иҗатына хөрмәт тәрбияләү – безнең бурычыбыз.
Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #НавигаторДетства #НавигаторДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #БалтасинскаяСОШ
#ДвижениеПервых #ОрлятаРоссии #ДобрыйТатарстан #добрыеБалтаси
#Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии