Районыбыз территориясендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, хөрмәтләү чаралары дәвам итә.
Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин бистәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмулла улы Гыйлмуллинны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, олы ихтирамга лаеклы ил агасына батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде, районыбызның һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсонның , "Бердәм Россия" партиясе исеменнән бәйрәм бүләкләрен тапшырды. Әлеге котлау чарасында безнең укучылар да катнашты.
Гыйльван абыйга сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез!