Дамир Исламов исемендәге волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне алып китте. Һәр сәфәр - үзе бер сынау. Юл газабын кичкән егетләр алдында баш иябез! Бердәм төркем юлга чыгып киткәнче дә, сәфәрдә дә бер-берсенең ярдәмен тоеп эшли. Бу юлы алар сугышчы егетләребез үзләре алган квадроцикл, исемле посылкалар, төзелеш материаллары, запчастьләр, медикаментлар, бик күп азык-төлек алып киттеләр. Хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар телибез аларга! #добрыйтатарстан
Әлмәттә яшь экологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы уза. Биредә Нөнәгәр урта мәктәбенең "ГеоБалт" командасы катнаша. Бу олимпиада укучылар өчен табигать серләрен ачу, яңа белемнәр туплау, экология өлкәсендәге күнекмәләрегезне камилләштерү, дусларыгыз белән бер команда булып эшләп, авырлыкларны җиңәргә өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек. Сезгә уңышларның иң зурысын, һәр сынауда җиңеллек, яңа ачышлар һәм күңелле мизгелләр телибез. Яңа дуслар табып, олимпиададан бары тик матур тәэсирләр, кыйммәтле тәҗрибә һәм җиңүләр алып кайтуыгызны теләп калабыз! Бу юлда Сезгә терәк булучы, белем бирүче, …
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Җәйнең һәр сәгате – кабатланмас мизгел дигән бер акыл иясе. Без барыбыз да һәр иртә саен үз күңел хәләтебезне үзебез сайлыйбыз. Ә җәй көне кәефләребез гел күтәренке булсын! Һәр көнгә сөенеп яшик.💥💥💥
🌾Терлек азыгы хәзерләү буенча ярышларның җиңүчеләрен котлыйбыз! Терлек азыгын уңышлы һәм тоткарлыксыз әзерләү максатыннан, 2026 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында терлек азыгы әзерләү буенча бәйге игълан ителгән иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин терлек азыгы хәзерләү буенча ярышларда җиңү яулаган Арбор, Татарстан, Дуслык хуҗалыкларын акчалата премия белән бүләкләде.
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Көек авылында яшәүче Садриевлар гаиләсеннән кояшлы сәламнәр юллыйбыз! Өй аллары гөлчәчәккә күмелгән райондашларыбыздан да фотолар көтеп калабыз. Сездәге матурлыкны башкаларга да күрсәтик. Матур, бәхетле яшик!