Дата публикации
28.04.2026
28 нче апрель көнне Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгына төзелгән ял паркында “Сәлам, Тукай!” исемле чираттагы квест уздырылды. Квестны оештыручылар - Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның туган тел укытучылары Шәмсиева И.А., Мирвәлиева Л.К. Ул, беренчедән, “Туган тел” декадасы кысаларында үткәрелсә, икенчедән, 2026 нчы ел – бөек татар шагыйре Г. Тукайнын 140 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Квестның максаты – мәктәп укучылары, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, татар телендә күбрәк аралашуга чакыру. Квестта шәһәр мәктәпләреннән 8-10 нчы сыйныф укучыларыннан торган 5 команда – 1 нче лицей-интернатның “Татарның каймаклары”, 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 7 нче урта мәктәпнең “«Җидегән йолдыз», 20 нче урта мәктәпнең “«Тукай оныклары», 25 нче урта мәктәпнең “«Шәкертләр»” такымнары катнашты. Уенның шарты буенча командалар интеллектуаль, иҗади биремнәр эшләп, ВК челтәренә #сәламТукай хэштегы астында урнаштырып бардылар. Штабта утыручы жюри (Ногманова Р.М. – Әлмәт шәһәренең “Нур”телекомпаниясе журналисты; Гаптелхакова Г.Я. – “Р.Фәхретдин исемендәге №1 татар гимназиясе”нең өстәмә белем бирү педагогы) биремнәрне карап бәяләде. Уенның нәтиҗәсе буенча 1 нче урын 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 2 нче урын 1 нче лицей-интернатның “Татарның каймаклары”, 3 нче урын 20 нче урта мәктәпнең “«Тукай оныклары» командалары яулады. “Тукай дәвамчылары” номинациясенә 7 нче урта мәктәпнең “«Җидегән йолдыз», “Омтылыш” номинациясенә 25 нче урта мәктәпнең “«Шәкертләр»” такымы ия булды. Барлык катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәч, такымнарны әзерләүче укытучыларга Әлмәт шәһәре Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Квестта катнашучы укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, бу кызыклы чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен шәһәр паркы җитәкчелегенә, мәдәни-массакүләм эшчәнлек менеджеры Саврентьева Эльзира Марсель кызына, “Ассоль» кафесының җитештерү мөдире Мирвәлиева Лира Кәшиф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы елларда да бу хезмәттәшлек шулай дәвам итсен иде.
И в текущем 28.04.2026 году на базе Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана г.Альметьевска традиционно состоялся городской квест “Сәлам, Тукай!», организованный МАОУ «Лицей №2» г. Альметьевска, посвященный 140-летию великого татарского поэта Г.Тукая. Цель – популяризация татарского языка среди школьников и молодёжи. В квесте приняли участие 5 команд городских школ – команды МАОУ “Лицей-интернат № 1”, МАОУ “Лицей № 2”, МАОУ “СОШ № 7”, МБОУ “СОШ № 20”, МБОУ “СОШ № 25 им. 70-летия нефти Татарстана” г. Альметьевска. Для квеста были подобраны задания интеллектульного и творческого характера. Все творческие задания в форме видероликов размещались ВК под хэштегом #cәламТукай и оценивались жюри. Выражаем огромную благодарность руководству Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана, менеджеру культурно-массовой деятельности Саврентьевой Эльзире Марселевне, заведующей производством кафе “Ассоль” Мирвалиевой Лире Кашифовне за оказанную помощь в организации и проведении данного квеста.
#лицей2 #лицей2миллитәрбия #сәламТукай2026
#сәламТукай
#люблютатарскийязык #лицей2национальноевоспитаниеальметьквск
#образованиеальметьевск
🔍
Архив всех постов Макс
Поиск по тексту среди 3,482,558 постов
из 200,445 каналов.
Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 7 дней доступа
далее 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
📋 О канале МАОУ "Лицей №2" г. Альметьевск
Официальный канал МАОУ "Лицей №2" г. Альметьевска, основанного в 1995 году. Здесь вы найдёте актуальные новости школы, анонсы мероприятий, достижения учеников и педагогов. Подписывайтесь, чтобы быть в курсе событий лицейской жизни и образовательных инициатив Татарстана.