Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кириллова Елена Юрьевна Сергей Есенинның иҗат кичәсен үткәрде💫 10 һәм 11 нч…
10 һәм 11 нче сыйныф укучылары бу идеяны зур теләк белән кабул итеп, сәхнәдән бөек рус шагыйренең шигырьләрен укыдылар. 💫
Барлык катнашучыларны XX гасыр башы рус шигъриятенең атмосферасына чумдырып, чара бер сулышта үтеп китте.
Укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрендәге хисләрне һәм тойгыларны оста итеп җиткерделәр, тамашачыларда чын күңелдән соклану уяттылар.
Барлык катнашучыларга рәхмәт! 💕