Бүген без гимназиябездә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен зур шатлык һәм горурлык белән билгеләп үттек.
Иртәдән үк гимназиябез бәйрәм рухы белән тулды: укучыларны һәм укытучыларны елмаюлар, музыка һәм җылы сүзләр каршы алды.
Холлда «тере микрофон» эшләде — һәркем Тукайның яраткан шигырен сөйли, үз хисләре һәм кичерешләре белән уртаклаша алды. Безнең укучыларыбыз ясаган күргәзмәдә әкиятләргә иллюстрацияләр, шагыйрь иҗатына багышланган иҗади композицияләр бар иде.