В нашей школе прошли мероприятия, посвященные 150-летию со дня рождения выдающегося педагога, общественного деятеля, ученого, историка Хади Атласи.
_______________________________________________________
Мәктәбебездә күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, галим, тарихчы Һади Атласиның тууына 150 ел тулу уңаеннан багышланган чаралар узды. Укучылар туган тел укытучылары белән берлектә юбилярга багышлап “Тамчы” газетасының чираттагы номерын чыгардылар, тормыш һәм иҗат юлына багышлап видеофильмнар, презентацияләр карадылар, үзләре дә чыгыш ясадылар. Мондый чаралар укучыларның белемнәрен баетып кына калмый, үз тарихы һәм мәдәнияте белән горурлану хисе дә тудыра. Бу ватанпәрвәрлек һәм үз халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү өчен бик мөһим.