Дата публикации
20.02.2026
26 нчы «Бәләкәч» балалар бакчасында, бөек татар шагыйре һәм герое Муса Җәлилнең тууына 120 елга багышланган “Җәлил – герой”, “Җәлил - шагыйрь”, дип аталган Муниципаль нәфис сүз конкурсының финал туры узды. Әлеге конкурс балалар бакчасында, сайлап алу этабын уңышлы узган 18 иң талантлы яшь укучыны җыйды. Катнашучылар Бөгелмә муниципаль районының төрле балалар бакчаларыннан килделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкаруында шагыйрьнең үлемсез шигырьләре өч номинациядә яңгырады:
1. “Җәлилне татар телендә укыйбыз”;
2. “Җәлил балалар өчен һәм балалар турында”;
3. “Сугыш яндырган юллар”.
Жюри һәм тамашачылар катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, ихласлыгын һәм чын артистлыкларын билгеләп үттеләр. Һәр бала Җәлилнең Ватанга мәхәббәтен, батырлыгын һәм чыдамлыгын данлаган әсәрләренең тирән мәгънәсен җиткерә алды. Мондый конкурслар балаларны әдәби һәм мәдәни мираска тартып кына калмый, яшьтән үк балаларда ватанпәрвәрлек хисе, туган якның тарихына һәм бөек шәхесләренә хөрмәт уята. Оештыручыларга, педагогларга һәм ата-аналарга балаларны конкурска әзерләгәннәре һәм Муса Җәлил истәлеген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!
🔍
Архив всех постов Макс
Поиск по тексту среди 4,809,058 постов
из 198,907 каналов.
Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 7 дней доступа
далее 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
📋 О канале Управление образованием г.Бугульма РТ
Официальный канал Управления образования Бугульмы. Актуальные новости школ, детских садов, педагогов и родителей. Расписание экзаменов, конкурсы, гранты, изменения в образовательных программах Татарстана. Подписывайтесь, чтобы быть в курсе событий в сфере образования города.