Калган балалар безнең Кванториумга бардылар, анда мастер-классларда катнашып яңа белемнәр тупладылар. Җәй көне су коену турында да онытмыйбыз. Балалар рәхәтләнеп бассейнда су коендылар. Җәй көннәре күңелле һәм рәхәт үтә. #Лето в Татарстане #Движение первых #Гимназия2 #МолодежьТатарстана
6 нчы июнь бөтен халык бөек рус язучысы А. С. Пушкинның туган көнен билгеләп үтә. Безнең лагерьнең 2,4 нче отряд балалары бөек язучының һәйкәленә бардылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. Кайтканда 7 нче балалар китапханәсенә кереп андагы, күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук рәсемнәр бәйгесе булды. Балалар бик матур рәсемнәр ясап килгәннәр иде. #Лето в Татарстане #Движение первых #Гимназия2 #МолодежьТатарстана
5 нче июнь "Каенкай" мәктәп яны лагере балалары өчен вакыйгаларга бик бай иде. Бер отряд балалары НТРга сәяхәт итеп, үзләрен диктор, журналист, оператор итеп күзалласалар, берничә отряд балалары үзләрен яшь экологлар итеп хис иттеләр. Алар төрле экологик квестлар үттеләр. Күп кенә яңа әйберләр дә белделәр. #Лето в Татарстане #Движение первых #Гимназия2 #МолодежьТатарстана
5 нче июнь экология, көне. Безнең гимназия укучылары да экология сагында торалар. Алар:макулатура, буш пластик шешәләр, капкачлар, кулланышта булган батарейка лар җыеп тапшыралар. Һәм тырышлыкның нәтиҗәсе:пластик шешәләр җыю буенча 4 нче д сыйныфы җиңүчеләр исемлегенә керде һәм кинога билетлар белән бүләкләнде. 4 нче д сыйныф укучысы Ярмолюк Амирә җиңүчеләр исемлегенә керде һәм наушниклар белән бүләкләнде. #Лето в Татарстане #Движение первых #Гимназия2 #МолодежьТатарстана
Бүген "Каенкай" мәктәпяны лагере укучыларының көне шулай ук вакыйгаларга бай иде. Бер төркем укучылар Янгын сүндерү частена бардылар. Алар әлеге хезмәтнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Махсус техниканы якыннан күрделәр. Бер төркем балалар Г. Тукай үзәк китапханәсендә экоблогер, балалар язучысы Анастасия Мицкевич белән кызыклы очрашуда булдылар. Бүгенге көн вакыйгаларга бик бай булды