Җиңү көне бәйрәме майның тугызында гына тәмамланмый, ул тулысы белән бабаларыбызны искә алу, олылау ае .
Шуларның берсе – укучыларыбызны берләштергән олы тарихи һәм патриотик рухтагы «Шигъри мизгел» акциясе. Чираттагы истәлекле мизгелдә 5 нче «В» сыйныфы укучысы Зилә Тучина катнашты.
Зилә фронтта каһарманнарча һәлак булган шагыйребез Фатих Кәримнең бөек батырлык белән сугарылган «Ватаным өчен» шигырен сөйләде. Сугыш кырларында язылып, илебез азатлыгы өчен җанын фида кылган шагыйрьнең сүзләре бишенче сыйныф укучысы башкаруында аеруча дулкынландыргыч һәм тирән мәгънәле яңгырады.
Нәни йөрәгендә зур тарихны, Ватанга булган чиксез мәхәббәтне саклап, шигырьне зур горурлык белән җиткергән Зиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сез дә укучыбызның чыгышын карап , истәлекле бәйрәм хисләрен яңартыгыз.🌷