"Вакыф - динебез нигезләреннән" җомга хөтбәсе 17.07.2026 ВИДЕО https://www.youtube.com/watch?v=HmPfBNM1sdE (YouTube) https://vk.ru/video454464985_456240852 (VK Видео)
"Вакыф - динебез нигезләреннән" җомга хөтбәсе 17.07.2026 Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
Нет текста
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣2️⃣дәрес: балаларның тәрбиячесе - Аллаһ. Әлбәттә, бала тәрбиясендә әти-әни көчтән килгәнен эшләргә тиешләр. Әмма, тәрбиянең ЧЫН нәтиҗәсе, татлы җимешләре - Бер Аллаһы кулында. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә: *"Син теләгән бәндәңне туры юлга китерә алмассың. Бәлки Аллаһы кемне тели, шуны туры юлга күндерә",* - диде ("Касас", 56). Шуңа күрә, һидаятне Бер Аннан сорыйк. Ул япкан күңелне һичкем ачмас. Ул ачканны, һичкем яба алмас. Пәйгамбәребезнең сәхәбәсе Әнәс ибн Мәлик әйткән: *"Әдәп - Аллаһы биргән әдәп. Әти-әнинең әдәбе түгел. Хәерлелек - Аллаһының хәерле…
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣1️⃣дәрес: *Кыз үстерүнең ни өчен савабы зур?* Пәйгамбәребез: *“Кемнең өч кызы, яки өч кыз туганы булса, яисә ике кызы, яки ике кыз туганы булса һәм ул аларга игелек кылса, Аллаһы каршында аларның хакын бозудан курыкса, аңа җәннәт булыр”,* - дигән (Тирмизи риваяте). 👧Кызлар үстерүнең савабы турында күп хәдисләр килә. Моның хикмәте нәрсәдә соң?Күрәсең, кыз бала үстерүнең, аны тәрбияләүнең үз авырлыклары бар. Әмма, моның тагын бер ЗУР хикмәте бар: кыз баланы ата-анасы ничә еллар үстерәләр, яшьлекләрен, күпме көчләрен корбан итәләр. Буй җитүе була, каяндыр …