ШИГЪРИЯТ БАКЧАСЫНДА 📚 10 апрельдә Рәхимә Арсланова исемендәге Республикакүләм катнашу хокукы алган lll шәһәр "Шигърият бакчасында" әдәби-иҗади бәйгесе…
10 апрельдә Рәхимә Арсланова исемендәге Республикакүләм катнашу хокукы алган lll шәһәр "Шигърият бакчасында" әдәби-иҗади бәйгесе үтте.
Бу бәйгедә гимназиябезнең 5 б сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Садыкова Ясминә ( җит. Мортазина А. Ф.) йомгаклау этабына үтеп 2 нче урынны яулады. Ясминәнең ике эше махсус җыентыкта басылып чыкты.
Шулай ук Ибениева Аделя, Бариева Ралина, Минаждинова Амалия (җит. Мортазина А. Ф.) үзләре язган шигырьләрен тәкъдим итеп, дипломнарга лаек булдылар.
Бәйрәмдә яраткан шагыйрьләребез Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов яңа каләм тибрәтүче укучыларыбызга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Бу җылы бәйрәм-очрашуны оештыручы Рәхимә Арсланованага һәм шулай ук Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия коллективы укытучыларына, оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә укучыларыбызның күңел чишмәләре саекмасын, бәйгеләрдә шулай теләп катнашсыннар иде дигән теләктә калабыз!
Афәрин! 👏🏻👏🏻👏🏻