18 февраля в рамках недели родного языка в школе среди обучающихся 8 классов провели КВН, посвящённый 120-летию татарского поэта-героя Мусы Джалиля.
18 нче февраль көнне туган телләр атналыгы кысасында 8 нче сыйныф укучылары арасында татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 елга багышланган КВН үткәрелде.
Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча көч сынаштылар, артистлык осталыкларын күрсәттеләр. Бу ярыш укучыларны туган телне, туган илне яратырга өйрәтүче чара булды.