🗓️ Казанда 13–16 апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды.
🙌 Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты.
🤝 Безнең гимназиядән 10 А сыйныфы укучысы Мөхетдинов Марсель катнашты. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча өч турда үткәрелгән биремнәрне югары дәрәҗәдә үтәп, проект эшен яклап, призлы урынга лаек булды.
🔥 Марсель, бу югары уңышың белән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!
👍 Туган телгә хөрмәт тәрбияләгән әти-әниеңә, татар телен һәм әдәбиятын фәнни яктан ачкан гимназия укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.