🎭 31 март көнне гимназия укучылары Кариев театрына барып, «Асылкош җыры» спектаклен карадылар.
31 март көнне гимназия укучылары Кариев театрына барып, «Асылкош җыры» спектаклен карадылар.
Театрга сәяхәт укучылар өчен истәлекле вакыйга булды. Спектакль тирән тәэсир калдырды: артистларның оста уены, музыкаль бизәлеш һәм эчтәлекле сюжет беркемне дә битараф калдырмады.
Мондый чаралар укучыларны сәнгать дөньясына якынайта, аларның күзаллавын киңәйтә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли.
🎭 Оештыручыларга һәм театр коллективына зур рәхмәт!