🌲 Башкортстан урманнарын саклауда заманча технологияләр кулланыла Республикада урманнарны саклау һәм тергезү эше актив дәвам итә. Бүген бу юнәлештә урманчыларга спутниклар, видеокүзәтү камералары һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмгә килә Узган ел республикада урманны яңарту эшләре планнан да күбрәк күләмдә башкарылган, ә урман янгыннарының һәркайсы тәүлек эчендә сүндерелгән. Законсыз агач кисүләрне ачыклауда да космик мониторинг нәтиҗәле эшли Алдагы елларда республикада урманнарны күзәтүче камералар санын арттыру һәм махсус техниканы яңарту планлаштырыла 🌿 Урман – республикабызның иң зур байл…
⛽ Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдә Республикада ягулык базарындагы хәлне Оператив штаб тәүлек әйләнәсенә күзәтеп бара. Белгечләр әйтүенчә, соңгы көннәрдә ягулыкка ихтыяҗ гадәттәгедән шактый арткан, шуңа күрә кайбер ягулык салу станцияләрендә чиратлар әле дә саклана Аерым игътибар Мишкә, Акъяр, Авыргазы, Иглин һәм Күгәрчен районнарына бирелә. Ягулык график буенча китерелә, тәэмин итү күләме дә акрынлап арта Юлга чыгучыларга маршрутларын алдан планлаштырырга һәм мөмкин булса, ягулыкны иртәнге сәгатьләрдә салырга киңәш итәләр. Шулай ук якын көннәрдә вакытлыча ябылган «Лукойл» ягулык сал…
🎭 Бүген кешеләр товар гына түгел, ә тәэссоратлар да сатып ала Матур фестивальгә бару, үз кулың белән остаханәдә эшләп карау, шәһәрнең тарихын яңача ачу, милли ризык пешерергә өйрәнү – боларның барысы да «тәэссоратлар икътисады» дип аталган заманча күренешнең бер өлеше Башкортстанда бу юнәлеш актив үсә: республикада фестивальләр, иҗади киңлекләр, заманча музейлар һәм арт-проектлар саны арта. Алар туристларны җәлеп итә, эшкуарлыкны үстерә һәм шәһәрләргә яңа сулыш бирә Кешеләр бүген әйберләр генә түгел, ә күңелдә озак сакланырлык хатирәләр эзли. Ә Башкортстан шундый тәэссоратлар бүләк итә торган…
25 июльдә «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексында #ШүлгәнFest фестивале узачак. Русиядә иң яхшысы дип танылган музейның туган көнен бергәләп билгелик! Фестиваль программасында: 🎯 Шүлгәнташ кубогына ук ату буенча ярыш 💪 Урал батыр кубогына милли көрәш турниры ✨ Һөнәрчеләр ярминкәсе һәм осталык дәресләре 🦣 Охрадан үзегез буяу ясап, борынгы рәссамнар кебек рәсем төшереп карагыз 🎤 Кичке open-air: Рәсүл Карабулатов, Нәркәс Сираҗетдинова, Нәҗип Юлдашбаев, Азат Җиһаншин, DJ Хан һәм «Дәрвишхан» төркеме 📍 Бөрҗән районы, «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы. Керү ирекле!
Нет текста