Яшь урманчылар Лубянда очрашты Татарстанның төрле почмакларыннан 31 команда бүген Лубян урман-техник көллиятендә бергә
Татарстанның төрле почмакларыннан 31 команда бүген Лубян урман-техник көллиятендә бергә җыелды. Республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелүче IX слетның беренче көне чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.
“Урман трибунасы” дебатларында катнашучылар мәктәп урманчылыкларының роле, экотуризмны үстерү, урман массивларын саклауның заманча алымнары, хәтта санлы технологияләр кертү кебек актуаль темаларга кагылышлы фикер алышты. Ә спорт эстафетасында туплар, таяклар һәм башка сынаулар аша яшьләрнең җитезлеге, командада эшләү осталыгы һәм физик әзерлеге сыналды. Байтак кызыклы чаралар, мастер-класслар, гамәли биремнәр – беренче көн үк мавыктыргыч вакыйгаларга бай булды.
Чараның рәсми ачылышында кунаклар да бик күп иде: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, Кукмара районы башлыгы аппараты җитәкчесе Ирина Ходова катнашучыларга уңышлар теләде. “Мәктәп урманчылыклары яшь буында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә, экологик мәдәният формалаштыруда һәм урман тармагына кызыксыну уятуда мөһим роль уйный”, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.
Лилия Матвеева фотолары