***Тукайдан мирас безгә*** Тукайның безгә мирасы, Истәлек язмалары. Балачактан укып үстек, Тәрбияви язганнары. Онытмаб
Тукайның безгә мирасы,
Истәлек язмалары.
Балачактан укып үстек,
Тәрбияви язганнары.
Онытмабыз,онытылмас,
Дахи исемле үзе.
Күңел түрендә сакланыр,
Исеме, шигьри сүзе.
Тукайдан үрнәк алабыз,
Без аның оныклары.
Истәлеккә аннан калган,
Магънәле язмалары.
Балачактан укып үстек,
Иҗатының җимешен.
Якты нур сибеп калдырган,
Кул язмалары эшен.
Тукай давамчылары без,
Каләм төшми куллардан.
Аның кебек булмасакта,
Үрнәк алабыз аннан.
Авырлыкка дучар булган,
Сабый чагы балачак.
Онытылмас,онытмабыз,
Йөрәктә сакланачак.
Тукаебыз бөек дахи,
Тукайсыз яшәп булмас.
Шигьрият өлкәсендә,
Бер-кем уздыра алмас.
Күп нәрсәләр укып белдек,
Тарихта якты эзе.
Авыр тормышта көн күргән,
Чыдам нык булган үзе.
Тукай күрсәткән юлдан без,
Алга таба барабыз.
Бөек дахи Тукаебызны,
Искә бик еш алабыз.
Йөз кырык ел дахиебызга,
Бөек шагыйрь Габдулла.
Укымышлы нәселләре,
Бабасы булган мулла.
Тукаебызга тиңдәшләр юк,
Булмаста ул, булалмас.
Бөек шагыйрьнең урынын,
Бер--кем дә, яулый алмас.
Бөек исеме,якты эзе,
Шигырьләре истәлек.
Габдулла Тукайны онытмаучыларга,
Телим саулык--исәнлек.
Фәридә Ибраһимова.Мамадыш.
26.04.26.
✅ Мы в Max l Наш Чат