Язылган язмаларым,,арабыздан киткән авылдашларыбызга,шушында җирләнгән җәмиги арвахларга дога булып барып ирешсен.
Хормәтле авылдашларыбызга,якташларыбызга чиксез зур рахмәтлебез.
Кемнәр ярдәм иткән булса шушы изге эшләргә,
Әҗер савабы үзегезгәдә әйләнеп кайтсын.
Алланың мең рахмәте яусын сезгә һәммәгезгәдә.
Вафат булганнарның рухлары шат булсын...Җаннары тынычлык табып,тыныч йокласыннар.
Амин.
***Гасырларга тиңдәш каберлек***
Тау буенда наратлар тезелгән,
Исемсез калкулыклар беленә.
Борынгы изге авылдашларыбыз да,
Билгесез кешеләр дә, монда күмелә.
Зират юнәлеше уратып алынгач,
Арвахларның җаны тынычлар.
Өсләреннән тапталып йөрмәгәч,
Изге җаннар тынычлап йоклар.
Каберстанга исем бирелмәгән,
Юлчылар исеме килешер.
Савап эшләп,изгелек кылынса,
Үзебезгә килеп ирешер.
Исемсез калкулыклар өстеннән,
Күп еллардан бирле тапталды.
Ваемсызлар алар өндәмәде,
Кирәксенмәде,вакыт тапмады.
Ниятләре үтәлмичә калды,
Арабыздан китеп бардылар.
Җае чыкмадымы?уңаемы?
Исән чагында тоталмадылар.
Каберлекләр өстендә сукмак салынды,
Авыл көтүе, таптап гел изде.
Сыер--сарык тизәгенә баткач,
Арвахлар җаны,ничек соң түзде?
Кеше җаны үлемсез була бит,
Киткәннәр барсын белеп яталар.
Изге гамәл кылыйк,догада булыйк,
Догага мохтаҗ булмасын алар.
Мәңгелек йортка барыбызда китә,
Ташландык хәлгә калмасын зиратлар.
Чүп--чарлардан арындырып торыйк,
Җыелышып килик,без исән-затлар.
Бу җирләрне башта мал көтүе,
Таптап изеп сукмак салдылар.
Ташландык халендә булган каберлек җирен,
Әйләндереп тотып алдылар.
Рафис хазрәт изге ниятендә,
Бу эшкә ул ныклап тотынды.
Тау буенда зиратның җирлеге,
Көрмәп алып ныгытып тотылды.
Тынгы белмәс ул,безнең муллабыз,
Саваплы күп эшләр башкара.
Әйдәп баручы маягыбыз ул бит,
Изге урын, кирәкмәде башкага.
Муллабызның нияте изгелекне кылу,
Саваплы эш эшләү мәслихат.
Ташландык халендәге изге урын,
Тотып алынды хәзер ниһаять.
Шаулап үсеп утыра наратлар,
Үсеп буйга җитте чыршылар.
Гомер сәгатье кинәт тукталып калгач,
Шушы урынга җирләнгән юлчылар.
Авыл белән урман арасында,
Үсмер агачлар хасил булдылар.
Шулар хәзер үсеп буйга җитте,
Әниләр бит аны утырттылар.
Тау буенда борынгы зиратта,
Төрле милләт кешесе җирләнгән.
Авыр хәлгә дучар булганнарда,
Юлаучыларда монда күмелгән.
Өлкәннәребез бик күпне белгәннәр,
Рас килде бит әйткән сүзләре.
Ныклы карар кабул иткән алар,
Мәңгелек йортка күчте үзләре.
Фаразлап,тасвирлап сөйләделәр,
Әби-бабайлар безгә аныклап.
Әвәлгеләр шахит моңа үзе,
Әйтеп киткәннәр алар ачыклап.
Төрле милләт, катнаш канлы халык,
Васыятләрен әйтеп калдырган.
Борынгылар кадерләп саклаган,
Истәлеккә алардан калган.
Буыннардан-буынга күчеп килгән,
Өлкәннәребез сынатмаганнар.
Без акларбыз гомеребез буе,
Яшь буыннар онытмасыннар.
Каберлекләр чүп чарга батмасын,
Арындырып торыйк чистартыйк.
Амәнәтләрен үтәп өлкәннәрнең,
Тормыш арбасын бергәләп тартыйк.
Арабыздан киткән туганнарыбыз,
Авылдашлар якын дус-ишләр.
Онытырга безнең юк хакыбыз,
Әгәрдә ки,онтылса нишләр?
Таркау булмыйк,матур яшәп калыйк,
Исәннәрнең белик кадерен.
Онытылмасын-онытмасак иде,
Китеп барганнарның каберен.
Мәңгелек йортка барыбызда күчә,
Хәр-нәрсәнең була вакыты.
Кемдер иртә,,кемдер соңырак китә,
Хушлашуның ачы минуты.
Фани дөнья кала,без кунакта,
Төяп китеп булмый байлыкны.
Ул сатылмый,сатып алып булмый,
Гомеркәйне һәм дә саулыкны.
Ике дөнья,берсе аның фани,
Икенчесе була ахирәт.
Яшәеш гомернең эчләрендә,
Нужаланып чигелә михнәт.
Изаланып күп газапка түзә,
Җир йөзенда адәм баласы.
Ак доньяда без кунакта гына,
Вакыт җиткәч китеп барасы.
Дин әхелләре,авылдашларыбыз,
Мәңгелек йортында тыныч йокласын.
Ике дөнья рахәтен насыйп ит,
Аллаһ безне берүк сакласын.
Фәридә Ибраһимова.
30.04.26.
✅ Мы в Max l Наш Чат