Әниебезнең сәламәтлеге начарлану сәбәпле,безне Мамадыш үзәк хастаханәсенә,ашыгыч ярдәм курсәтучеләр алып килделәр.
Сәләмәтлегебезне кайгыртып, хәлебезне аңлап ярдәм кулларын суздылар безгә.
Ак халатлы фәрештәләребез безне каршы алып,тиешле дәрәҗәдә,дәваладылар.Аллаһның мең чиксез зур рахмәте яусын сезгә.
Сезнең ягымлы йөзегез,тәмле телегез безгә, яшәү дәрте өстәп,киләчәккә ышаныч тудырып,өмет чаткысын кабызып жибәрде.Хәтта бер йомшак сүз дә җитә, кеше җанын дәваларга.
Сезнең шифалы кулларыгыз,ягымлы йөзегез,хаттә уколсызда терелтү зур көченә ия.
Ак халатыгызда сезнең күңелегезнең матурлыгы чагыла.
Ярдәмчел,шәфкатьле булуыгызның зур дәлиле булып тора.
Шушы төбәкнең баш табибы,Руслан Загирович Гариповка,
Рамис Вахитович Галеевка,
Табиб-табибәләргә,шәфкать туташларына, татлы ризыклар белән тәэмин итучеләргә,
санитаркаларга зур рахмәтлебез.
Гомумән безгә ярдәм кулларын сузучыларның барсынада рахмәтебезне белдерәбез.
Җаныбызга дәва,тән сихәте өстәуче фәрештәләребез алар безнең.
Сезнең күңелегез изгелектә,кешеләргә карата мәрхамәтьле, киң саф йөрәкле,эшегезгә намус белән җаваплы караучы бөек шәхес сез.
Бар жирдә тәртип,чисталык хөкем сөрә.
Үз вазыйфаларына намус белән карыйлар.
Алны-ялны белмичә-курмичә, алар гел хәрәкәт итәләр.
Сырхау кешеләрне,савыктыруга, аякка бастырырга барлык көчләрен куялар.
Уңай шартлар тудырылган.Якты бар җирдә пөхтәлек.
Безгә эшләгән изгелекләрегезгә,күк йөзендәге йолдызлар санынча рахмәт хисебезне ирештерәбез.
Узегезнең кылган изгелекләрегез,эшләгән яхшылыкларыгыз,узегезгә әйләнеп кайтсын.
Әниебезгә яшәү бүләк итеп сөендергәнгә,Аллаһе Тәгалә сезнең үзегезне дә сөендерсен.
Без сезгә,саулыкның ныгын,гомернең озынын,бәхетнең зурын,җан тынычлыгын телибез үзегезгә.
Аллаһның чиксез рахмәте килеп ирешсен иде,--дигән теләктә калабыз.
***Зур хормәткә лаеклы сез***
Безне саклаучы фәрештәләребез,
Ихлас күңелдән сезгә рахмәтем.
Ныклы саулык,озын гомер юлын,
Без телибез тормыш рахәтен.
Яшәү язсын сезгә озак еллар,
Сау-сәламәт,озын гомерле.
Тормыш юлыгыз сикәлтәсез булсын,
Сез дә безгә биктә кадерле.
Хәлебезне сорап гел торасыз,
Ярдәм кулыгызны сузасыз.
Эчкерсез саф сезнең күңелегез,
Янәшәбездә хәрчак буласыз.
Кеше күңеле кылдай нечкә була,
Шул кылны ныгытып саклыйсыз.
Яшәү көрәш, ышаныч тудырып,
Өметебезне безнең аклыйсыз.
Тормыш юлы донья күләменчә,
Изге эшләр гамәл сандыгы.
Табиб-табибәләребезнең дә,
Булсын исәнлеге--саулыгы.
Тормыш юлы мәшәкатьсез булмый,
Була аның агы-карасы.
Куп михнәтләр аша үтелсә дә,
Түзә икән адәм баласы.
Сезгә карап сокланып куябыз,
Сез булганда яшәве җиңел.
Яшәеш гомер юлларыбызда,
Яшьлек илендә калачак күңел.
Хезмәтегез авыр нык җаваплы,
Без телибез түзем-сабырлык.
Таудай авыр йөкне кутәрәсез,
Түзәсез инде килсәдә авырлык.
Сез яшәгән ишек-капкаларны,
Кайгы җиле килеп какмасын.
Ачы күз яшегез түгелмәсен,
Аллаһ үзегезне сакласын.
Фәридә Ибраһимова.Мамадыш.
15.08.26.
✅ Мы в Max l Наш Чат