✍️ Аятел-Курси – Коръән Кәримнең иң олы аяте.
✅Коръәннең иң олы аяте: Пәйгамбәребез ﷺ сәхабә Өбәй ибн Кәгъбтан: "Әй Әбел-Мунзир! Аллаһ китабындагы аятләрнең кайсысы иң олысы икәнен беләсеңме?" – дип сорады. Өбәй: "Аллаһу ләә иләһә илләә һүвәл-Хәййүл-Кайюүм" – диде. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ аның күкрәгенә кагып: "Белемең сиңа насыйп булсын, Әбел-Мунзир!" – диде.
✅Шайтаннардан саклау: Пәйгамбәребез ﷺ : "Йокларга ятканда Әл-Курси аятен укысаң, таң атканчы Аллаһ тарафыннан бер сакчы сине саклар һәм бер шайтан сиңа якын килә алмас" – диде.
✅Җәннәткә керү сәбәбе: Расулуллаһ ﷺ әйтте: "Кемдер фарыз намазның артыннан Әл-Курси аятен укыса, аның Җәннәткә керүенә үлемнән башка бернәрсә дә киртә була алмас".
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler