Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булды.
На 96 году жизни ушел из жизни известный композитор, певец, педагог Масгут Габдрахманович Имашев.
Мәсгут Габдрахман улы Имашев — күренекле татар композиторы, җырчы (тенор), актер, педагог һәм мәдәният эшлеклесе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ул 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Сараш авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Әлмәт музыка көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып эшли.
Мәсгут Габдрахман улы Имашев белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов урамы, 37) узачак.