🔥Ришат Фазлыйәхметов фанаты белән җыр яздырган. Олеся Жирнова - рус кызы. Татарча белмәсә дә, безнең телдә җырлау теләге аның зур булган. 🤗 Җыр «Мин сине» дип атала. 🎼 Көе — Гүзәлия ✍️ Сүзләре — Людмила Аланлы. Ришат: "Мәхәббәт, наз һәм иң җылы хисләр турында әлеге җыр күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз", – дигән. Җыр ошаса, ❤ куегыз. 📱Безгә кушылыгыз: МАХ| ВК | ОК| САЙТ|
Нет текста
🐎Өйдә песи яки ат рәсеме эләргә ярыймы?🖼 ✅Күпләребезнең өендә төрле җәнлекләр, хайваннар төшкән матур рәсемнәр, сыннар бар. Аларны махсус сатып алмасак та, кайбер йортка ул календарь белән дә ияреп "керә". Ислам дине буенча хайван рәсемнәрен өйдә күренгән җиргә элеп куярга ярыймы❓ ☪️Бу сорауга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә. – Юк. Андый сурәтләр эленгән йортка Аллаһка дога кылучы рәхмәт фәрештәләре керми. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Фәрештәләр эт һәм җанлы нәрсәләрнең сурәте яки сыннары булган йортка кермиләр”.
ТОРМЫШ АВЫР, ДИБЕЗ... Тормыш авыр, диеп зарланабыз, Кем күргән соң мондый тормышны? Тәмле ашый, матур киенәбез, Шушы әллә начар тормышмы? Өйләребез җылы, газ ягабыз, Уты-суы кергән, ни кирәк? Автобусны хәттә туктаттылар, Машинасыз кеше бик сирәк. Кер юмыйбыз, автоматка гына, Тапшырдык без шушы эшне дә. Мультиварка, микровалновкалар, Эшләп тора һәрбер кешедә. Алтын-көмеш, затлы туннар өстә, Ә үзебез һаман туймыйбыз. Дөньялары биргәк авыр диеп, Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз. Ялгышабыз. Тормыш бик тә әйбәт, Начарландык хәзер үзебез. Булганына без канәгать түгел, Гел яхшыда гына күзебез. Шөкер итик…
☝Кариес булмасын дисәгез, сыр ашагыз! ✅Каты сортлы сырны даими ашасаң, сөякләр ныгый, тешләргә дә бик файдалы. Шулай ук сырда булган кальций, аксым, магний, цинк һәм A, D һәм K витаминнары аркасында өлкән яшьтәгеләрне остеопороз чиреннән саклый❗ ❤ - сыр яратучылардан. 📱Безгә кушылыгыз: МАХ| ВК | ОК| САЙТ|