Награждение лауреатов премии «Научный прорыв» в День науки
Бүген алдыбызда мөһим бурыч тора: без Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итәргә тиеш. Моның өчен кадрлар белән эшнең системага салынуы әһәмиятле. Без булачак галимнәр һәм инженерларны мәктәптә үк әзерли башларга кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә республикада балалар һәм яшьләр арасында фәнне популярлаштыру эшенә һәрвакыт игътибар бирелә, яшь буында фәнни-тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләре формалаштырыла. Киләчәгебез – сезнең кулларда!