Посетили сегодня уже второй по счету бизнес-форум «TIME: Россия - Индия.
Форум кысаларында эчтәлекле күргәзмә, эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Татарстан белән Һиндстанның сәүдә-икътисади бәйләнешләрне алга таба үстерү өчен зур мөмкинлекләре бар. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли, ә Нью-Делидә Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиллеге урнашкан. Шулай ук без мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирәбез.