Исәнмесез.
Улыбыз эчкәли безнең. Ике балалары бар. Бер эчмәсә әллә ничәшәр ай эчми. Эчсә запойга китә шул. Киленем," башка дәшмим, сөйләшмим, янына да килмим, ир дип әйтәсем дә килми" ди инде.
Минем бн отношениясы ярый инде. Аны да аңлыйм инде, киленне. Эчмәсә акчаны да яхшы эшли. Мин, Улымны якламыйм.. Әзрәк, гафу итсә дә ярый бит, ирен .
Агачны төптән үк кисмәсә дә ярый. Бер дә эчмәсә дә бик яхшы. Ну, нишлисен. 😔. Бөтен кешенең организмы бер үк төрле түгел. Мине дә гәепли инде, иногда. Без дөрес тәрбия бирмәгән имеш. Кайда икән дим инде, гәебем.? Мин эчертеп утырмыйм бит аны. Бездән чыгып киткәнгә дә, 25 ел. Нинди киңәшләр бирерсез икән? Улымны ачулыйм инде. Нигә эчә белмәгәч, эчәсең соң диям. Ачуланмагыз инде. 😢😥