Хәерле көн, Чулпан ханым һәм теркемдәшләр!
Мин 15.07 дә Үзбәкстанга барырга җыенабыз дигән авторга җавап хаты итеп язарга булдым. Без кичә генә ирем белән үз машинабызда Үзбәкстаннан кайтып җиттек. Беркадәр киңәшләрем белән бүлешәсем килә. Бәлки автор колак салыр.
Без 19.06 иртәсендә юлга чыктык.
Границаларны(Россия-Казахстан, Казахстан-Үзбәкстан)көч хәл белән үтеп (аңлашылып бетми торган кәгазьләр тутырып, осмотрларны үттек) страховкалар ясап барып җиттек. Озак кына кереп урнашырлык урын эзлэдек, урнаштык. Үзебез генә белер-белмәс Ташкентны карадык. Самаркандта булдык.
Үзбәкстанда бензин бик начар качестволы. Машинабыз безгә рәхмәт әйтмәде инде. Иртәгә ирем ремонтка кертә.
Погодага килгәндә, бездән бик эссе булып калды. Урамга чыгып йөрерлек түгел(шуның өчен дә тизрәк кайтып киттек)
Июль уртасында бөтенләй дә түзеп булмаслык эсселек була.
Кайту юлында бензин проблемасы булды. 3әр сәгать чиратта тордык.
Кыскасы шул.
Природасы, шэһәрләре матур конечно. Тур алып барып карау дөресрәк буладыр минемчә!