"Угроза атаки БПЛА"....
Соңгы вакытта көн шул хәбәрдән башлана. Элегрәк, "ни язса, шул инде".. дигәнрәк уй белән юансам, соңгы вакытта йокы качты.
Мин әйтәм, әллә соң дәррәү авылга таябызмы, яшьтәш пенсионерлар!
Безнең Татарстан авыллары газлаштырылган бит ул☝️. Минем бер ахирәт Киров өлкәсенә кайтып китте, өй салдылар, утын ягып җылыталар! Район үзәге әле ул. Өйләре зур, утынны җәй буе әзерлиләр. Красноярск өлкәсендә дә газ юк. (анда туганнарыбыз бар, шуңа беләм) Ә БЕЗДӘ- БАР!!!
Мин сезгә туган авылымны тәгъдим итәм:
1.Чаллыдан нибары 70 км. 2. Газ кергән.
3. Асфальт бакча башыннан үтә.
4. Промышленный объектлар якында юк.
5. Бик "живописный, Татарстанга хас булмаган тау астында елга ага.
6. Капитальный күперне чыккач, бераз үрдәрәк- безнең Кәдек авылы. Тагын да үрдәрәк ( югарырак) -куе караурман.
7. Җир җиләген, бакча башындагы асфальтны аркылы үтеп, елга буендагы Шәкүр тугаеннан гына чиләкләп җыябыз. Кыргый бөтнекне, (мята перечная) мәтрүшкәне чалгы белән чабарлык. (мәтрүшкә елга буенда түгел, тау битендә). Авылыбызның дүрт гасырдан артык тарихы бар.
Хәзерге вакытта авылда даими 7 кенә йортта яшиләр. Җәй көне (майдан октябрьга кадәр) "дачниклар" кайта.
Шуңа да, буш йортларны бик арзанга саталар.
Тау битләрен дә, елга буендагы тугайларны да сөрмиләр, печәнлек күп.
Кызыксынган кешеләргә:
18 июльдә авыл көне була . Шул вакытка кайтсагыз йортларны ачып карарга була. Миңа яза аласыз: 9179107935.