Хаерле көннәр!
Кайнана турында укыгач әбиемнең кайнанасы искә төште.
Әбием мин туганчы күпкә иртәрәк үлгән, 50 яшьтән чак кына олырак булган.
Кайбер кеше орыша талаша белми, авыр сүз әйтсәләр елый, әби дә нәкъ менә шундыйлардан. 1921 елдагы ачлыкта әнисе чыгып китеп югала, өч кыз әнисез кала. Җиңги кулында үсәләр.
Мишәрдә "Кем тычты - мескен тычты" дигән әйтем бар. Җиңгинең ачуыкилсә, эше бармаса җавапсыз йомшак Миннебикәдән ала торган булган.
Кияүгә чыккач кияве йомшак булса да кайнана... Кайнана малайларына киленнәрне кыйнарга куша икән. Улы, ягъни минем бабай, сукмагач "Әни, ник кыйныйм, аның бер гаебе дә юк бит" дигәч ачуыннан үз улына сугып тегенең борынын каната.
Бабай хәбәрсез югалганда әбигә 24 яшь була, ике бала белән кала. Ашарга җитмәгәнгәме әбидә куриная слепота була, шуңа кайнанасы аны сукыр дип үрти торган булган.
Аннары инде куып та чыгара. Әби җавапсыз булган шул, судка-нигә йөрмәгән.
Мунчанымы, сарайнымы сипләп йорт итеп кергән. Абыйлары булган да, якламаганнар шул. Мунча сипләгәндә булышкан өченме сыерын да суйганнар. Ике бала, берсенә 5-6 яшь, берсенә 8-9, сугыш арты...
Әби аерылып чыгып бер ай тирәсе торганмы икән, кайнана сукрая, икенче килен кулына кала.
Әни сөйли иде, кечкенә чакта зур әни янына бара идем, зур апа (әбинең килендәше) кайтып керә, чәй эчәргә утыра да аралыктагы стенага китереп суга, аралыктагы такталар дөбер-шатыр коела, мин куркуымнан йөгереп чыгып кача идем дип.
Шулай да була. Йомшак агачны корт баса.