Хэерле коннэр кызлар.
"Тормышыбыз 28 ел яшэгэч асты - оскэ килде "-дигэн язманы укыгач язырга булдым , исемсез генэ куярсыз зинхар🙏 укып, танып белулэрен телэмим.
Бэлки кем очендер бу кун,ел бушатуым , дорес карар кабул итэр очен файдага булыр...
Булды бездэ дэ андый хэллэр 35 ел бергэ яшэгэч,балалар гаилэле, оныклар усеп килэ,йогереп эшлэп, донья коткэн чорда , башка кусэк белэн орган кебек ул....
Кем очендер кызык булып тоелыр бэлки, тик чын ярату, белэн яратып гомер иткэн хатын- кызлар минем хэлне ан,лар дип уйлыйм.
Телефон хэл итте барсын да , очыраклы гына кулга алдым анын, телефонын , тикшереп тугел, кемнен, дер номеры кирэк булгач кына...
Матур ярату турында шигырь юллары,
ж,ырлар белэн ж,ибэрелгэн сон,гы сообщение куктэн ж,иргэ тошерде мине кызлар.
Ярый энде мин олыгая баручы , дингэ яхшы ук якынайган , уз яшемне кабул итуче "эбикэ" ...
Яшерэк кешелэргэ гаилэ тормыш бозылуга топ сэбэп булыр иде бу хэл.
"Бабай" миннэн 5 яшькэ олкэнерэк булса да уй- фикерлэр яшьлэрчэ булган !!!
Эйтэсе килгэн топ суземэ килеп ж,иттем бугай кызлар...
Менэ шушы хэлдэн сон, ботен узылган тормышыма нэтиж,э ясап , УЗЕМ очен яшэргэ , уземне ныгырак яратырга дигэн нэтиж,э ясадым . Эшли идем эле , эштэн киттем, гомер бармаган санатория, ял йортларына бардым, узем киясе килгэн киемне , бер кияр очен булсада алам, ризык эзерлэгэндэ дэ узем яраткан ризык эзерлим хэзер, ул ярата бит диеп тугел. Телефон ашада бик куп фикердэш дуслар табылды,еш аралашабыз, кемгэдер бу бер дэ ошамаса да 😊
Бар да узгэрде , бугенге "Мин" мин,а уземэ ныгырак ошый! Э гаилэдэ бар да элекечэ , ачык йоз, тэмле тел, эзер ризык, чиста кием, балалар да тыныч бер ни белми, " гашыйк" бабай нэрсэ уйлый бу узгэрешлэр турында бу энде мине борчымый .
Бу очыраклы булган хэл , минем куземне ачты, узем очен яшэргэ вакыт ж,иткэнне ан,лар очен бер сэбэп тэ булды бугай.
Барсын уртак булдырдык , нигез ташыннан тотынып ой дэ , тирэ- юньндэ,машина да , тормыш нык 100% тулы кочендэ...
Дурт аякка баскач бер чите кителэ дилэр бит , менэ шул китек чите булсын иде диеп , Аллаhыбызга рэхмэт эйтеп , уземчэ яшэп яткан кон эле кызлар. Ярый сон,а калып тугел , вакытлы беленде , узем очен дэ яшэргэ вакытым калды.